Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген КПРФ фракциясе 2021 елның беренче яртысында эш нәтиҗәләре турында матбугат конференциясе уздырды. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, фракция әгъзасы, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Артем Прокофьев, депутатлар Александр Комисаров һәм Фадбир Сафин очраштылар.

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кытай Коммунистлар партиясенең йөз еллыгы уңаеннан партия Үзәк комитетының халыкара бүлеге мөдире Сун Тао адресына котлау юллады.


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республика авыл хуҗалыгы тармагының квалификацияле кадрлары белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар Җир һәм Экология кодексына, шулай ук урманнардан файдалану турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карады.

Бүген "Татэнерго" АҖ базасында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы булды. Анда даими рәвештә пассажирлар йөртүнең һәм багаж ташуның проблемалы мәсьәләләре һәм кулланучыларны җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча фикер алыштылар.

Хөрмәтле татарстанлылар! Хөрмәтле коллегалар – барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият органнары депутатлары! Сезне чын күңелдән Халыкара парламентаризм көне белән котлыйм!


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

29 июньдә Дәүләт Советында квалификация күтәрү программасы кысаларында дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен "Дәүләт хезмәтенә кереш" дәресе үткәрелде. Аны ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматын тыңладылар һәм берничә закон проектын карадылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бүген Дәүләт Советында Казан шәһәренең 175 нче гимназиясен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшыру тантанасы узды. Чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары тормышында мөһим чараны парламентта уздыру тәкъдиме белән "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе чыккан иде. Депутатлар кулыннан 28 егет һәм кыз аттестат алды.

29 июньдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутат Игорь Бикеев тарафыннан кертелгән "Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проекты каралды, шулай ук Югары суд тарафыннан дөнья судьялары кандидатураларын хуплады.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар гражданнарга амбулатор-поликлиника шартларында беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү һәм балалар-яшүсмерләр спортын үстерү мәсьәләләрен карадылар. Аны комитет рәисе Светлана Захарова алып барды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International