Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
18
июнь, 2021 ел
җомга

Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Иркутск өлкәсе Закон чыгару Собраниесе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы булды. Имзаларны төбәк дәүләт хакимиятенең ике закон чыгару органы җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Александр Ведерников куйдылар.


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, анда Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Республика ММЧ журналистлары белән профильле комитет рәисе Айрат Зарипов һәм комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова аралашты.


16
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Советында җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан таныклыкларны республиканың төрле районнарындагы суд участокларында хөкемлек итүче 14 җәмәгать судьясы алды.

Замана тудырган мәсьәләләр дәүләтләрнең һәм халыкларның тыгыз хезмәттәшлегендә, барлык дәрәҗәдә узара багланышлар булганда  нәтиҗәлерәк хәл ителә. Бу хакта бүген Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының кырыгынчы сессиясе кысаларында узган Төбәкләр палатасы утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре палатасы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле уңайсыз санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында  сессия видеоэлемтә режимында уза.


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Страсбургта Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 40 нчы сессиясенең икенче өлеше ачылды. Сессия яңа коронавирусной инфекция таралуга бәйле уңайсыз санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында видеоконференция режимында уза. Пленар утырыш эшендә Конгрессның мактаулы әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

 

 

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар социаль хезмәтләр күрсәтүчеләрне  һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, гериатрия кабинетларын карадылар, шулай ук "Укы, илем!" акциясенә кушылдылар.  Моннан тыш, парламентарийлар үз округларының авыл һәм район үзәкләрендә Сабан туйларында булдылар.


12
июнь, 2021 ел
шимбә

Бүген Түбән Камада татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узды. Бәйрәмдә чыгышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сабантуйның республика халкын берләштерә торган күпмилләтле бәйрәмгә әверелүен әйтте.


11
июнь, 2021 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы утырышында Хөкүмәт сәгатендә су белән тәэминат мәсьәләсе күтәрелде. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада 3 мең 260 үзәкләштерелгән су чыганагы булуын әйтте, шуның 10 сы җир өсте (елгалар) сулары, 3 мең 250 се — җир асты сулары. 

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуын тагын бер елга - 2023 елның 1 гыйнварына кадәр озайта. Моңа кадәр ташламалы ставкалар 2022 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган.

Бүген Дәүләт Советы утырышында салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка имзалануга җибәрелде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International