Бүген Казан техник фәнни-тикшеренү университеты - КАИ базасында Татарстан предприятиеләрендә эшләү өчен инженер-техник кадрлар әзерләү системасын үстерү проблемалары һәм стратегиясе буенча "түгәрәк өстәл" узды. "Татарстан-яңа гасыр" депутат берләшмәсе тәкъдиме белән уздырылган чараның модераторы парламентның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев булды.
Бүген КПРФ фракциясе Дәүләт Советында республика парламенты депутатларының җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатлары белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә уздырды. Анда РФ ФС Дәүләт Думасының, ТР Дәүләт Советының КПРФ фракциясе әгъзалары һәм шәһәр, район советлары депутатлары катнашты.
Бүген республика Министрлар кабинетында Татарстаннан сайланган РФ ФС Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды, аны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү, Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуы һәм закон чыгару инициативаларын федераль дәрәҗәдә алга җибәрү мәсьәләләре хакында булган утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Төп законда милли республикаларда туган телләрне саклау һәм үстерү турындагы нигезләмәне беркетү зарурлыгы турындагы фикерен хуплады.
Бүген Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова эш сәфәре белән Яр Чаллыда булды, анда ул Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашуда һәм ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасында катнашты, гражданнарны кабул итте.
Бүген Дәүләт Советында парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Советының РФ ФС Дәүләт Думасы каравына кертелгән закон чыгару инициативалары турындасөйләштеләр.
24 февральдә Дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының элеккеге Прокуроры Кафил Әмиров белән хушлашу мәрәсиме булды. Чарага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре килгән иде. Гражданнар панихидасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.
Хәзерге вакытта республика муниципалитетларында хисап сессияләре һәм граждан җыеннары дәвам итә. Бу атнада Дәүләт Советы депутатлары үз округларында әлеге чараларда катнашты, сайлаучылар белән очрашты, гражданнар кабул итте.
«Фоторепортаж» тәрәзәсенә чиртеп, сез болар хакында тулырак белә аласыз
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада булды, анда ул 2019 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр һәм район Советларының хисап сессиясендә катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш муниципаль районында эш сәфәрендә булды, анда ул район Советы утырышында катнашты. Парламентарийлар районның 2019 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм 2020 елга бурычлар билгеләделәр.