Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
10
март, 2020 ел
сишәмбе

10 мартта Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды. Депутатлар Баулы муниципаль районында хокук саклау юнәлешендәге иҗтимагый формированиеләр һәм халык дружиналары эшчәнлеген оештыру турындагы контроль мәсьәләне, шулай ук кайбер республика һәм федераль закон проектларын карадылар. Аны комитет рәисе Шакир Яһудин алып барды.


6
март, 2020 ел
җомга

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен акчаны файдалануга карата халык һәм партия катгый контроле урнаштырырга өндәде. Бу хакта парламент башлыгы һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Төбәк сәяси советы президиумы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында белдерде.


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышы 12 мартта иртәнге сәгать унда башлана. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары съезды узды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Утырышта 2016 - 2019 еллардак Палатаның эш нәтиҗәләре, 2024 елга кадәр аның үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар. Шамил Агеев чираттагы биш еллык чорга Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе итеп сайланды.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Профсоюзлар федерациясенә керүче тармак профсоюзлары җитәкчеләре белән очрашты. Парламент җитәкчесе профсоюз хәрәкәте лидерлары белән илнең Төп законына кертелә торган төзәтмәләр турында фикер алышты. Моннан тыш, очрашу кысаларында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Профсоюзлар федерациясе арасында хезмәттәшлек һәм үзара багланышлар турында килешү имзаланды.


3
март, 2020 ел
сишәмбе

Лениногорск шәһәренең 7 нче мәктәбендә Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин катнашында парламент дәресе узды.

Бүген Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында Татарстан Волейбол федерациясенең хисап конференциясе узды. Утырышны федерация президенты, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының 14 нче киңәйтелгән утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук бизнес бергәлегенең 200дән артык вәкиле катнашты.

1 мартта «Зөя  калкулыклары» курорт шәһәре базасында Татарстан Республикасы Президенты Кубогына тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча III фестиваль узды. Ярышларда республиканың  дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, спорт оешмалары коллективларынан командалар,  150 дән артык кеше катнашты. Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Игорь Григорьев һәм Сафия Гәрәева дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзы командасы составында чыгыш ясадылар.


28
февраль, 2020 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның эксперт советлары рәисләре һәм профиль комитетлары җитәкчеләре белән очрашты. Нәтиҗәлелекне арттырырга, эшнең яңа формаларын табарга, проблемаларны тикшергән вакытта формальлектән качарга – парламент башлыгы эксперт советы алдына әнә шундый бурычлар куйды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International