Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында Андрей Кондратьевның депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралды.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы утырышында «Гавами хакимиятне оештыруның һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турындагы Россия Федерациясе Законын кабул итүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате кабул ителде.

 

Дәүләт Советы «Гавәми хакимиятне оештыруның һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турындагы федераль законны хуплады. 78 депутат  яклап тавыш бирде, , 1 депутат  - "каршы", 7 депутат - "тоткарланды".

Бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында  Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайладылар. Кандидатларны Татарстан Югары суды Рәисе Илгиз Гыйлаҗев тәкъдим итте,  парламентның  Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты фикерен аның рәисе Шакир Яһудин ирештерде.

Бүген иртәнге сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышы үз эшен башлады. Президиум көн тәртибенә  кертү өчен 12 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 5 республика закон проекты,  бер федераль закон проекты һәм башка мәсьәләләр.


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Татарстан Республикасында архив эше турында» законның  ни рәвешле гамәлгә ашырылуы хакында сөйләштеләр.

Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинарлары башланды. Фермерлар белән беренче очрашу бүген Чүпрәле районында узды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алып барды. Кече хуҗалыкларны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алышуда аграр сектор башлыклары, авыл җирлекләре җитәкчеләре, 9 муниципаль район җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволарының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

7 март көнне Зеленодольск районының “Маяк” спорт комплексында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Чаңгы юлына Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы һәм дәүләт секторының башка хезмәтләре һәм оешмалары хезмәткәрләре чыкты.  Ярышларда Дәүләт Советы командасы 6 урынны алды.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе хатын-кызлар сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Парламентарийлар аз тәэмин ителгән һәм социаль яктан якланмаган гражданнарга, шул исәптән авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга,  югары сыйфатлы медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тудыру  кирәк, дигән фикердә.

Бүген парламентның КПРФ фракциясе утырышы узды, анда Дәүләт Советының алдагы утырышы  көн тәртибе мәсьәләләре буенча коммунист депутатлар позициясе билгеләнгәнде. Фракция әгъзалары шулай ук 2020 елның мартына планлаштырылган чаралар турында фикер алышты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International