Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
8
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Вьетнам Милли Җыены (Парламенты) рәисе Нгуен Тхи Ким Нган  белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин киләчәктә Россия-Вьетнам хезмәттәшлеге кысаларында парламентара мөнәсәбәтләр тагын да ныгыячагына ышаныч белдерде.

Казанга Милли җыен Рәисе Нгуен Тхи Ким Нган ханым җитәкчелегендә Вьетнам  парламент делегациясе ике көнлек эш сәфәре белән килде.

Кунакларны "Казан" аэропортында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Татарстан башкаласына Казахстан Парламенты Сенаты Рәисе урынбасары Әскәр Шакиров җитәкчелегендәге делегация килде. Кунакларны «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, рәис урынбасары Юрий Камалтынов, Казахстанның Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

6
декабрь, 2019 ел
җомга

Казанда “Татарстан энҗесе – 2019” бәйгесенең финалы узды. Әлеге бәйге физик мөмкинлеге чикле булган хатын-кызлар арасында алтынчы ел рәттән оештырыла.

Бүген республика парламентында ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышы булды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

Бүген Казан IT-паркында  республика яшьләренең коррупциягә каршы тору буенча форумы булды, аның эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары, күзәтчелек итү органнары, югары уку йортлары җитәкчеләре, студентларның  коррупциягә каршы тору  комиссияләре әгъзалары, бәйсез экспертлар катнашты. Форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Дәүләт Думасының Дәүләт корылышы һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников һәм Думаның торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Галина Хованская белән очрашты. Аларга Татарстанның закон чыгару инициативаларын хуплаулары өчен рәхмәт әйтте.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советының Кече залында Дәүләт Советы депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен  семинар уздырылды. Чараны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина алып барды.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин зур елга бассейннарында су биеклеген саклап тоту өчен федераль структураларның җаваплылыгын арттырырга тәкъдим итте. Татарстан парламенты башлыгы шул турыда бүген Саратовта Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясенең 58нче утырышында әйтте.

Тэги: Фәрит Мөхәммәтшин

4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Инвалидлар декадасы кысаларында Дәүләт Советының  Социаль сәясәт буенча комитет рәисе  Светлана Захарова һәм иҗтимагый оешмалардан вәкилләр Казанның мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 7 нче интернат-мәктәбендә булдылар.

Тэги: Светлана Захарова

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International