Республика Рәисен сайлаулар якындагы 5 елга Татарстан үсеше өчен стратегик әһәмияткә ия. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүдә катнашучы кандидатларының партиянең җирле һәм беренчел бүлекләре секретарьлары белән очрашуында белдерде. Очрашу бүген Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы әгъзалары Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хупладылар. Бердәмроссиялеләр бу нисбәттән карарны 26 июньдә узачак төбәк конференциясендә кабул итәчәкләр.
Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге химаясендә җыелган гуманитар йөк төялгән 19 фура китте. Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә һәм махсус операциядә катнашучыларга җибәрелгән гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 300 тоннадан артык, бу – бердәмроссиялеләр тарафыннан оештырылган иң зур ярдәм. Йөкләрне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты территориясеннән озаттылар. Волонтерлар, җирле бүлекләр секретарьлары, Яшь гвардия активистлары һәм махсус операциядә катнашучылар белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.
Бүген Казан Кремлендә Россия көненә багышланган «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этноконфессиональ фестивале ачылды. Анда катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары исеменә Россия көне белән котлаулар килә.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Россия көне белән котлау юллады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 321 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» ТР законы проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Законда дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеген өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнарга түләүсез бирү мөмкинлеге беркетелгән.
Бүген Дәүләт Советы утырышында дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында республика законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон белән Интернет» челтәрендә рәсми сайтта һәркем файдалана алырлык итеп урнаштырыла торган дәүләт мөлкәтен һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыру шартлары турындагы мәгълүматлар исемлеге төгәлләштерелә.