Бүген «Бердәм Россия» парламент фракциясе депутатлары өчен «Санитар оборонага әзер» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча семинар оештырылды. Мастер-класста Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм рәис урынбасары һәм Ольга Воронова, Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Бүген Дәүләт Советында ел саен үткәрелә торган «ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проектының яңа сезоны старт алды. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча проектта 200 бала катнашачак, җиңүчеләр һәм лауреатлар федераль һәм төбәк министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узу мөмкинлеге алачак. «ПолитЗавод-2025» конкурсында катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга туган көне уңаеннан котлау телеграммасы юллган.
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга туган көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
Бүген Россия һәм халыкара абруйга ия булган, утыз елдан артык Татарстан парламентын җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшин үзенең туган көнен билгеләп үтә. Бу уңайдан Дәүләт Советы Рәисенә котлау телеграммалары килә.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районында эш сәфәрендә, анда ул авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үткәрде. Семинарга республиканың 10 районыннан район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре чакырылган иде. Зона семинарында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, ТР Җирле үзидарә органнары ассоциациясе советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев һәм Нәҗип Хаҗипов катнашты.
Бүген Дәүләт Советы депутатлары, Социаль сәясәт комитеты әгъзалары, РФ ФС Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты каршындагы сирәк (орфан) авырулар буенча Эксперт советы әгъзалары, дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары, эксперт һәм медицина җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл форматында сирәк (орфан) авырулары булган пациентларга медицина ярдәмен һәм дарулар белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова модераторы булган утырыш видеоэлемтә режимында узды.
Республикада авыл кешеләренең эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. Бүген Чистай муниципаль районында фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыкларының шундый беренче эшлекле очрашуын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары ассоциациясе Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев һәм Нәҗип Хаҗипов, шулай ук районнар һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, Кама аръягы зонасының тугыз районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре катнашты.
Бүген Дәүләт Советында РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы хисап-сайлау конференциясе узды. Конференциядә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Севастополь шәһәренең Контроль-хисап палатасы рәисе Юлия Кокарева белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.