Бүген, Татарстан Республикасы Матбугат көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басма журналистлары, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән очрашты. Парламент җитәкчесе республика җитәкчелеге исеменнән журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, киләчәктә дә «матбугат сүзе»нә шулай ук җаваплы карауларын һәм аудиториянең ышанычын аклауларын теләде.
Бүген, Татарстан Республикасы матбугаты көнендә, парламент бинасында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте әзерләгән “Остазлар – Наставники” күргәзмәсе ачылды. Экспозиция массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә остазларга багышлана, проектта катнашкан профессиональ журналистлар хезмәттәге үсешләрендә юл күрсәткән укытучыларына, ярдәм иткән киңәшчеләренә рәхмәт әйтеп, абруйлы шәхесләр белән бәйле тарихларын бәян итә. Күргәзмә белән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танышты.
Хөрмәтле журналистлар, ветераннар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм полиграфия сәнәгате хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез.
Бүген Казанның волейбол үзәгендә мәктәп волейбол лигасының финал турниры һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республика җитәкчелеге исеменнән спортчыларны, педагогларны, тренерларны, судьяларны һәм җанатарларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Бүләкләү тантанасында шулай ук мәртәбәле кунаклар – Бахрейн Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәд Абделрахман Әл Саати, Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, гомуми белем бирү учреждениеләрендә булды, педагоглар һәм укучылар белән аралашты, республиканың яшь сайлаучылары белән очрашты.
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2025» халыкара икътисадый форумы кысаларында бүген «Дөнья ямьләү: матурлык һәм иҗат индустриясе икътисады» сессиясе булды. «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында хатын-кыз лидерлыгының уңышлы мисаллары турында сөйләштеләр. Сессиянең модераторы булып Икътисадый эшлекле хатын-кызлар советы һәм Мисыр сәүдә палаталары Федерациясе (FEDCOC) президенты Рим Сиам чыгыш ясады. Сессия эшендә РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары Инна Святенко, Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары Светлана Захарова һәм Рима Мөхәммәдшина катнашты.
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2025» XVI халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында «Хәзерге заманда дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен яклауда дәүләт аудиты» сессиясе узды, аның эшендә Россиянең, кайбер чит илләрнең һәм РФ субъектларының контроль-хисап органнары вәкилләре катнашты. Тректа катнашучыларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген «Россия - Ислам дөньясы: КазанФорум-2025» ХVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дагыстан Республикасы Халык Җыены Рәисе Заур Әскәндеров белән очрашу уздырды. Парламентарийлар Татарстан һәм Дагыстан хезмәттәшлеген алга таба үстерү, шул исәптән парламентара элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2025» халыкара икътисадый форумы кысаларында бүген «Икътисадны үстерү өчен хатын-кызларның халыкара кооперациясе» сессиясе узды, ул «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылды. Сессиянең модераторы булып Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән ислам финанслары буенча адвокат Фиона Кируби чыгыш ясады. Сессиядә Татарстанны Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы, «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова тәкъдим итте.
РФ Президенты каршындагы Дәүләт демографик һәм гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру буенча советта корпоратив демографик стандарт мәсьәләсе карала. Ул эш бирүченең хатын-кызга мөнәсәбәтенә кагыла. Бу хакта KazanForum кысаларындагы матбугат конференциясендә Федерация Советы Рәисе урынбасары Инна Святенко белдерде.