Быел «Бердәм Россия» һәм мәгариф министрлыгы гамәлгә ашыра торган Президент программасында 1277 мәктәп, 142 балалар бакчасы һәм 132 көллият катнаша. 33 объект буенча контрактлар төзелмәгән, дип хәбәр итте партиянең Генсовет секретаре Владимир Якушев мәгариф министры Сергей Кравцов, «Яңа мәктәп» партия проекты координаторы Алена Аршинова һәм төбәкләр вәкилләре белән очрашуда.
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2025» ХVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Трек өченче ел рәттән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән уза. Сессиядә хатын-кызның заманча дөньяны һәм икътисадны тотрыклы үстерүдәге роле, гаиләгә, аталарга, аналарга һәм балаларга ярдәм итү, хатын-кызлар эшмәкәрлеген һәм хәйриячелекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышалар.
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум-2025» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы ачылды. Мәйданчык эшмәкәр хатын-кызларны, экспертларны һәм лидерларны тәҗрибә уртаклашу, хатын-кызлар лидерлыгын үстерү, халыкара эшлекле элемтәләрне ныгыту һәм хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен эзләү өчен берләштерде. Трекны, гадәттәгечә, Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештырды.
Бүген Дәүләт Советында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары «Россия – Ислам дөньясы: Казан Форум 2025» ХVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында эшләүче «Хатын-кыз карашы» трегында катнашу өчен Казанга килгән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хатын-кызлары делегациясе әгъзалары белән очрашты. Хатын-кызлар делегациясен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Эшлекле хатын-кызлар советы (DBWC) рәисе Фәридә Әл Авадхи җитәкли. Очрашуда хезмәттәшлекне алга таба ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин һәм Смоленск өлкәсе Думасы Рәисе Игорь Ляхов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Даими рәвештә уздырыла торган социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, соңгы елларда коррупция Татарстан гражданнарын иң борчыган мәсьәләләр исемлегеннән чыккан. Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында оештырылган коррупциягә каршы сәясәт буенча сессиядә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов белдерде.
Бүген Казанның Әл-Мәрҗани мәчетендә Смоленск өлкәсе губернаторының беренче урынбасары – төбәк Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Татарстанның Нурлат районының элеккеге башлыгы Алмаз Әхмәтшинны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрәсимендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин, Смоленск өлкәсе Думасы Рәисе Игорь Ляхов, Хөкүмәт әгъзалары һәм ике төбәкнең парламентлары депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Дәүләт Думасы депутатлары РФ Административ хокук бозулар кодексына Россиядән читтә административ хокук бозу кылган затларны җаваплылыкка тарту кагыйдәләрен ачыклау өлешендә төзәтмәләрне беренче укылышта кабул иттеләр.
Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха Татарстанга эш сәфәре кысаларында Болгар архитектура-тарихи музей-тыюлыгында булды. Мәртәбәле кунакны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Даими вәкиле Турко Даудов озата йөрде.
Бүген Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха республиканың Инвестицион үсеш агентлыгында булды, анда кунакка Татарстан Республикасының икътисадый, сәнәгать һәм инвестицион потенциалын тәкъдир иттеләр. ИХО генераль секретарен Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде.