Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
14
февраль, 2025 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советында парламент Аппаратының беренчел профсоюз оешмасының еллык хисап конференциясе узды. Анда Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Ирина Терентьева, Ольга Воронова һәм Эдуард Шәрәфиев, Россия Федерациясенең дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү өлкәсе профсоюзларының Татарстан оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты. Утырышны профсоюз оешмасы рәисе, Дәүләт Советы Аппаратының Эшләр идарәчесе Булат Хәсәнов үткәрде.

Бүген Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең Мәдәният йортында Аксубай районы Советы утырышы узды, анда муниципаль районның 2024 елгы эшенә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде. Хисап сессиясе эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бүген Аксубай районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Аксубайда «Юность» спорт комплексында булды, яшь волейболчылар һәм тренерлар белән аралашты, аларны мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы башлану белән котлады, киләчәктә  зур уңышлар теләп Аксубай спорт мәктәбе укучыларына волейбол туплары һәм спорт инвентарьлары тапшырды.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар шәһәр һәм район советларының хисап утырышларында катнашты, тыл ветераннары белән очрашты, парламент дәресләре үткәрделәр.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ветеран Николай Панюковка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален тапшырды. Бүләкләү тантанасы бүген Аксубай муниципаль районы Советының хисап утырышы кысаларында узды.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Аксубай районына эш сәфәрендә, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнаша. Утырыш башланыр алдыннан парламент башлыгы «Аксу» футбол манежында булды, яшь футболчыларны һәм тренерларны өй туе белән котлады, яңа җиңүләр һәм уңышлар теләде.


13
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының җиденче утырышы, язгы сессиядә беренчесе, 20 февральдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 22 мәсьәләне, шул исәптән 13 республика законы проектын һәм бер федераль закон проектын карарга планлаштыра.

Бүген мәгариф инфраструктурасын модернизацияләү буенча бөтенроссия штабында мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Видеоэлемтә режимында узган киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов эш сәфәре белән Балык Бистәсе районына барды, анда Балык Бистәсе муниципаль районы Советының хисап сессиясендә катнашты, балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасын карады, педагоглар һәм укучылар белән аралашты.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Апас район  Советының йомгаклау утырышында катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International