Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
18
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Яңа Чишмә авылында муниципаль район Советы утырышы узды, анда депутатлар 2024 елдагы эшкә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Совет утырышы эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бүген Мамадыш районы Советының хисап утырышында 2024 елдагы эшкә йомгак ясалды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Муниципаль депутатлар шулай ук 2025 елга бурычлар турында да фикер алыштылар. Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районына эш сәфәре кысаларында төзелеп килүче күпфункцияле спорт үзәгендә булд

Бүген Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казанның 125нче гимназиясе һәм Мәгълүмати технологияләр көллияте укучылары өчен парламент дәресләре үткәрде. Студентлар һәм мәктәп укучылары белән очрашулар республика парламентында узды.

Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге, Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент аппараты инициативасы буенча җыелган, гомуми авырлыгы 100 тоннага якын булган чираттагы гуманитар йөк килеп җитте. Гуманитар колоннаны Дәүләт Советы депутатлары Азат Җиһаншин һәм Ринат Фазылов, Теләче һәм Чирмешән районнары башлыклары Айрат Фәтхуллин һәм Рамил Айбатов, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озатып барды.

Бүген Мамадыш политехника көллиятендә «Герой әтисе» республика күчмә күргәзмәсе ачылды. Кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Күргәзмәне ачу тантанасы Мамадыш муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышы кысаларында узды. 

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районына эш сәфәрендә, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнаша. Сәфәр кысаларында парламент җитәкчесе Мамадыш районы ветераннары Валентина Лаптевага, Валерий Классенга һәм Хәсән Шәрәфетдиновка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарны Бөек Җиңү юбилее белән котлады, ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде.


17
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәре Идел буе районының 133 нче «Гаилә» күппрофильле лицеенда парламент дәресендә кунак булды.  «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» дип аталган парламент дәресе Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.


15
февраль, 2025 ел
шимбә

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан сәнгать осталарының бәйрәм концерты кысаларында Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы булды. Күренекле татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның тууына 90 яшь тулу көнендә премия лауреатларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.


14
февраль, 2025 ел
җомга

Бүген Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә (ЛХР) чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы китте. Җиде зур фура Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә, махсус операциядә катнашучыларга «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге химаясендә җыелган гомуми авырлыгы 100 тонна булган гуманитар йөкне китерәчәк. Волонтерлар һәм гуманитар акциядә катнашучылар белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов аралашты.

Бүген Тәтеш шәһәрендә 2024 елга йомгак ясауга һәм 2025 елга планнарга багышланган Тәтеш муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International