Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды, анда депутатларга Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 елдагы эше турында хисап тәкъдим ителде. Комитет рәисе Леонид Якунин үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Дәүләт Советы комитетларында Хөкүмәт хисабын карау дәвам итә. Бүген республика Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында каралды. Моннан тыш, парламентарийлар берничә федераль закон проекты һәм төбәкләрнең инициативалары турында фикер алыштылар. Утырышны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде, утырышта Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим ителде. Комитет әгъзалары документны төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм юл эшчәнлеге мәсьәләләре буенча җентекләп карадылар. Комитет рәисе Андрей Егоров үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Казанда «IT-парк» (югары технологияләр өлкәсендәге технопарк) базасында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышлар узды. Гомумкоманда зачетында беренче урынны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы командасы яулады һәм шуның белән җиңүче кубогын республика парламентына кайтарды.
Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина ветеран Софья Борисовна Вельтман белән очрашты һәм аны 92 яшь тулу белән котлады.
Беларусь һәм Россиянең фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре Татарстан Дәүләт Советында булдылар, республика парламенты эше белән таныштылар, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев һәм әлеге профильле комитет каршындагы Экспертлар советы рәисе Владимир Холоднов белән очраштылар.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларындагы социаль объектларда булды, бөтенроссия конференцияләрендә һәм җыеннарында катнашты.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Нурлат районында булды. Марат Әхмәтов муниципалитетның республика халыкларының туган телләре укытыла торган мәгариф учреждениеләре эше белән танышты.
Бүген Казанда, Татарстан Фәннәр Академиясендә татар әдәбиятының бөек классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» темасына бөтенроссия фәнни конференциясе ачылды. Фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, тарихи хәтерне ныгыту һәм буыннан-буынга тапшыру, тарихи аң формалаштыру һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Конференциядә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген илебездә Россия һәм Беларусь халыкларының бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Беларусь Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы Виктор Щетько адресына котлау телеграммасы юллады.