Татарстаннан Россиянең яңа төбәкләренә чираттагы гуманитар йөк китерелде. Донбасста гуманитар миссия белән Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, Дәүләт Советы Аппаратының Эшләр идарәчесе Булат Хәсәнов, Лениногорск районы администрациясе вәкилләре булды.
Бүген Казан шәһәренең К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Яз Гүзәле-2026» XVII мәдәни-агарту проектының финалы булды. Фестивальдә катнашучыларны һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.
Дәүләт Советының профильле комитетларында Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап буенча фикер алышу тәмамланды. Бүген Хөкүмәт хисабы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында каралды. Нәкъ менә шушы профильле комитет Хөкүмәт хисабына депутатлардан кергән тәкъдимнәрне гомумиләштерә. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча “баш” комитет Дәүләт Советы Президиумына 2025 елда Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапны парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатларга Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 елдагы эше турында хисап тәкъдим иттеләр. Комитет рәисе Айрат Зарипов үткәргән утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Чабаксар шәһәрендә Чувашия һәм Марий Эл республикалары парламентларының профильле комитетларының уртак күчмә утырышы булды, анда төбәкләрдә туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу өлкәдә Татарстанның эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чуваш Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Леонид Черкесов белән очрашты. Очрашу Чувашия парламентында узды.
Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатларга Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 елдагы эше турында хисап тәкъдим иттеләр. Комитет рәисе Александр Чубаров үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында 2025 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап каралды. Моннан тыш, парламентарийлар социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктуралары объектларыннан һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән инвалидларның файдалана алуын тәэмин итү турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Бүген Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар Советы каршындагы Сакчыл идарә системасын кертү комиссиясе утырышында идарә процессларын оптимальләштерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Утырышта видеоэлемтә режимында Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты. Ул Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы һәм муниципалитетлар депутатларының муниципалитетларны социаль-икътисадый үстерүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итү буенча өч дәрәҗәле хезмәттәшлек системасын оештыру буенча республика тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында каралды. Шул рәвешле, Дәүләт Советында төп документ буенча фикер алышу дәвам итә, анда хөкүмәтнең бер еллык эшенә йомгак ясала. Моннан тыш, парламентарийлар хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектларын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алыштылар һәм мәгълүмат системалары һәм мәгълүматлаштыру турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.