Киләчәк икътисады өчен кадрлар әзерләү һәм «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүген Киров шәһәрендә Вятка Дәүләт агротехнология университеты мәйданчыгында узган Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышының Социаль мәсьәләләр комитетының уртак утырышында каралды. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Роман Береснев, төбәк парламентлары депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, вузлар һәм ссузлар вәкилләре катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Дәүләт Советы каршындагы икенче чакырылыш Яшьләр парламентының алтынчы утырышы узды, анда яшь парламентарийлар социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыру инициативалары турында фикер алыштылар. Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев үткәргән чарада ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев, Ольга Воронова, Руслан Шиһабеддинов һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев катнашты.
Алтай Республикасы делегациясе вәкилләре бүген Татарстан Дәүләт Советында булдылар, анда республика парламенты Аппараты бүлекчәләре җитәкчеләре белән очраштылар. Очрашуда Дәүләт Советы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре һәм аның эшендә кулланыла торган цифрлы ресурслар мәсьәләләре каралды. Кунакларны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сәламләде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Киров өлкәсе татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Киров өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы бинасында узды.
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Киров шәһәренә килде, анда ул ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Киров өлкәсе Закон чыгару җыелышының Социаль мәсьәләләр комитетының уртак утырышы эшендә катнаша. Ике субъект парламентарийлары киләчәктә икътисадны кадрлар белән тәэмин итү һәм төбәкләрдә «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Бүген Минзәлә районында авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона киңәшмәсе узды. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов фермерлар, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре белән традицион очрашу үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында ел саен үткәрелә торган «ПолитЗавод» иҗтимагый-сәяси проектын ачу тантанасы булды, аны «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» оештыра. Быел проектта катнашу өчен 1,5 меңнән артык гариза бирелгән, аларның нәтиҗәләре буенча финалга 120 кеше үткән. Конкурста катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды, ул Минзәлә шәһәрендә шул ук исемдәге паркта урнашкан. Тантаналы чара 2026 елның истәлекле датасына – Бөек Ватан сугышы елларында әсирлеккә эләгеп каршылык күрсәтү төркеме оештырган күренекле татар шагыйре, журналист һәм хәрби хәбәрче, Советлар Союзы Героеның тууына 120 ел тулуга багышлана.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Минзәлә районының агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә булды. Аерым алганда, парламент башлыгы вазыйфаларын башкаручы «Кама беконы» ҖЧҖ, «Минзәлә Бройлер» терлек чалу цехы һәм «Хуҗамәт ремонт-механика заводы» АҖ эшләре белән танышты.
Бүген Казанда Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында XIII «Сәйяр» Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.