Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның дүртенче утырышының көн тәртибе һәм депутатлар берләшмәсенең Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру буенча эш планы турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.


8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

 

Бүген Дәүләт Советында «Мин – Россия гражданины» дип исемләнгән тантана узды. Аның кысаларында 14 яше тулган яшүсмерләргә паспорт тапшырдылар. Чара «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Казандагы бүлеге тәкъдиме белән үткәрелде. Татарстан укучыларына төп документны Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова тапшырды.

Муниципалитетларда Әтиләр көненә багышлап уздырылган чараларга махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен, хәрбиләрнең гаиләләрен чакырырга кирәк. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегендә узган селектор киңәшмәсендә Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин шул хакта белдерде. Утырышта Әтиләр көнен билгеләп үтүгә багышланган чараларны гамәлгә ашыру турында сүз барды. Моннан тыш бердәмроссиялеләр төбәк бүлекләренең бүгенге бурычлары буенча фикер алышты. Видеоэлемтә режимындагы киңәшмәне Партия генераль советы Секретаре урынбасары, Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин үткәрде.


4
октябрь, 2024 ел
җомга

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы 9 октябрьдә сәгать унда ачыла. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Утырышта 7 мәсьәлә каралачак, шул исәптән 4 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты.

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, өлкәннәр көненә һәм укытучылар көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты.

Бүген Чаллыда Татарстан Волейбол федерациясе президентының  ХI Кубогына сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында финал уеннары узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән оештыручыларны, тренерларны һәм ярышларда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

2025 елга һәм 2026-2027 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты парламент комитетларында профильле юнәлешләр буенча карау процедурасын узды һәм Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим ителде. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында закон проекты буенча җыелма бәяләмә кабул ителде, анда Дәүләт Советының барлык комитетларының тәкъдимнәре һәм төзәтмәләре исәпкә алынган.  Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.


3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советында Казан рәссамы Александр Шадринның «Исәнме, кояш!» («Здравствуй, солнце!»)  дип аталган күргәзмәсе ачылды.  Республика парламентының Кече залы фойесында автор 18 картина тәкъдим итә.

Бүген Казанда "Бердәм Россия" партиясенең төбәк сәяси советы президиумы утырышы узды, анда партиянең башлангыч бүлекчәләренең төбәк советын төзү турында карар кабул ителде, шулай ук оештыру һәм кадрлар мәсьәләләре каралды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.


2
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы буенча фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International