Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залында VIII нче “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестивале узды. Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры Эльмира Зарипова, республиканың ветераннар хәрәкәте активистлары катнашты.
Бүген Министрлар Кабинетында республиканың муниципаль районнар җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Анда 2025-2027 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш фаразы һәм 2025 елга, 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты буенча фикер алыштылар. Видеоэлемтә режимында узган киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, парламентның башка комитетлары җитәкчеләре, Александр Чубаров һәм Рәгать Хөсәенов, депутатлар Рәсим Баксиков, Камил Ногаев, Камил Гыйлманов, Нәҗип Хаҗипов һәм Данис Шакиров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, финанс министры Радик Гайзатуллин катнашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодирҗан Касыймов белән очрашты. Дипломат агымдагы елның августында эшкә керешкән.
Бүген Дәүләт Советында узган Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Утырыш республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында узды.
Бүген Дәүләт Советында торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты законы проекты каралды. Моннан тыш, парламентарийлар автомобиль юллары һәм юл хуҗалыгы эшчәнлеге турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында закон проекты буенча фикер алышты.
Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды, анда депутатлар «2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР законы проектын карадылар, шулай ук санкцияләрнең чикләү чаралары гамәлдә булган шартларда сатып алуларны гамәлгә ашыру механизмын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген, Халыкара өлкәннәр көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты. Тантаналы чара Казан Ратушасында узды.
Бүген Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлекчәсе химаясендә формалаштырылган 120 тонна гуманитар ярдәм бушатылды. Бу сәфәрдә колоннаны Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, муниципаль районнар башлыклары озатып йөри.
Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты, шулай ук административ хокук бозулар турында республика кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Моннан тыш, утырышта катнашучылар Татарстан Иҗтимагый палатасы составына кандидатураны хупладылар, шулай ук комитетның агымдагы елның IV кварталына чаралар планын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.