Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының«Алабуга шәһәре» һәм «Бехтерево авылҗирлеге» муниципаль берәмлекләре чикләрен үзгәртүне күздә тоткан закон проекты беренчеһәм өченче укылышта кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында берьюлы өч укылышта кабул ителгән җирле үзидарә турындагы республика законына һәм муниципаль граждан хезмәте турындагы кодекска үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты республика законнарында җирле үзидарә турындагы Федераль законнарга кертелгән үзгәрешләрне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә турында республика законының 15 һәм 17 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде. Закон проекты җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен төгәлләштерә.
Дәүләт Советының өченче утырышында 2025 елга, 2026 һәм 2027 елларның план чорына мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанслар белән тәэмин итү нормативларын раслау турында закон проектлары беренче укылышта кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика бюджеты керемнәре тулаем алганда 54,6 млрд. сумга арта.
Бүген Дәүләт Советы утырышында күчемсез милек объектын сатудан салым түләүченең керемен билгеләү өчен кулланыла торган түбәнәйтү коэффициенты күләмен билгеләү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документны Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 2 һәм 1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Татарстанда чит ил хезмәткәрләре өчен патент бәясе киләсе елда 6768 сум тәшкил итәчәк. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. «2025 елга Татарстан Республикасында хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында» республика законы проекты парламентарийлар тарафыннан беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы депутатлары республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайладылар.
Бүген сәгать уникедә җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышы ачылды. Утырышның көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 18 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 14 республика законы проекты. Сорауларның шактый өлеше республиканың 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына бюджеты проектын әзерләү кысаларында бюджет процессын камилләштерүгә багышланган.