Бүген Дәүләт Советы утырышында Административ хокук бозулар турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон җәмәгать урыннарында товарларны һәм хезмәтләрне көчләп таккан өчен административ җәза билгели.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга 2023 елда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының еллык доклады тәкъдим ителде. Мәгълүматны ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ирештерде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмаларның мөлкәтенә салым турында республика законнарына үзгәрешләр кертү һәм махсус инвестицион контрактларда катнашучы оешмалар өчен табышка салым буенча салым ставкасын билгеләү турында закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советының илле бишенче утырышында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем ителде. Документ күп фатирлы йортларның техник торышын һәм бу өлкәдә башкарма хакимият органнарының вәкаләтләрен тикшерү мәсьәләләрен регламентташтыра.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының эш чорын, арттырып әйтмичә, үзенчәлекле дип атарга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов парламентарийларга мөрәҗәгать итеп, Дәүләт Советының илле бишенче, йомгаклау утырышында белдерде.
Бүген Дәүләт Советының илле бишенче утырышында Татарстан Республикасы законнарының торышы турындагы доклад каралды. Документны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советының илле бишенче утырышы кысаларында парламентта Татарстан Республикасы халык рәссамы Рәшит Гыйләҗевнең Гаилә елына багышланган шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.
Бүген республика парламенты «Татнефть» хәйрия фонды тәкъдим иткән Ренат Мамин кандидатурасын карады һәм ТР Дәүләт Советы квотасы буенча ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп раслады. Утырышта депутатлар дүрт кандидатура буенча тавыш бирде.
Дәүләт Советының илле бишенче утырышында җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Кандидатлар Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан хупланган.