Фәнил Әһлиуллин кандидатурасы Татарстан Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләп кую килештерелде. Бүген Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде.
Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле бишенче, йомгаклау утырышы ачылды. Президиум утырышның көн тәртибенә 26 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 10 республика законы проекты һәм 7 федераль закон проекты.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының илле бишенче утырышының көн тәртибен тикшерделәр һәм җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек мәсьәләләрен карадылар. Утырышта РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев катнашты.
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда фракциянең 2019 елның сентябреннән 2024 елның июнь аена кадәрге чордагы эшенә йомгак ясалды. Моннан тыш, депутатлар алтынчы чакырылыш республика парламенты депутатларының сайлау кампаниясе барышында Татарстан Республикасында гражданнар җыеннарында килгән наказларны һәм тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматны тыңладылар.
Җомга көнне, 12 июльдә, 10.00 сәгатьтә республикада гаилә, ана һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Хатын-кыз игътибары» телефон кайнар линиясе эшли башлаячак.
Бүген Казан шәһәренең Япеев урамында Татарстанның күренекле кешеләренә багышланган мемориаль стенд ачылды. Бу кешеләр төрле вакытта Япеев урамындагы 8/2 йортта яшәгәннәр. Тантаналы чарада Дәүләт Советы депутатлары Римма Ратникова, Мәгъсүм Сәлахов һәм Алексей Созинов катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Россия Федерациясе сенаторы, РФ Федераль Собраниесе Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты урынбасары Александр Терентьев рәислегендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясе дәүләт программаларын, Транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге федераль максатчан программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча 9 нчы эшче төркем утырышы узды.
Бүген Спас районы Болгар шәһәрендә «Мөмкинлек» яшьләр форумы ябылды, аны «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган иде. Форумда катнашучылар һәм хәрәкәт активистлары белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.
Бүген Дәүләт Советында Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Россия Хәрби фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе, «үзеңнеке-читнеке» системасын булдыручы профессор Илдус Мостюков белән хушлашу чарасы булды. Матәм мәрәсимендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр, фәнни берләшмә җитәкчеләре катнашты.
Бүген Мәскәү шәһәренең «Коломенское» музей-тыюлыгында бәйрәм мәйданы Россиянең төрле почмакларыннан килгән кунакларны каршы алды. Биредә милли Сабантуй – Россия төбәкләрендә үткәрелә торган массакүләм чараларның берсе узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү халкы һәм кунакларын Татарстан Республикасы Рәисе, парламент һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән бәйрәм белән котлады.