Бүген Казанда, ТР Хөкүмәте йортында «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста 14 дәүләт хезмәткәре җиңде, алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының ике хезмәткәре дә бар иде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов лауреатларга дипломнар тапшырды.
Октябрь-ноябрь айларында республиканың яңа законнары үз көченә керде. Үзгәрешләр, төбәк казнасы керемнәре һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты керемнәре үзгәрүдән алып, шәһәр төзү эшләрен аныклау, бизнес-парклар резидентлары өчен өстәмә ярдәм чараларын кертүгә кадәр, тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла.
КПРФ фракциясенең Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар һәм инициатив төркемнәр вәкилләре катнашындагы киңәйтелгән утырышында бүген мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре каралды.
Бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә цифрлы технологияләр булдыру, цифрлы хезмәтләр күрсәтү, законнар белән тәэмин итү өлкәсендә кече һәм урта бизнесны үстерү перспективалары турында сүз барды. Журналистларның сорауларына Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин, Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм «IT -парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк» ДАУ директоры Руслан Власов җавап бирде.
Бүген Әлмәт үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу вакыйгага багышланган тантаналы чара «Нефтьче»мәдәният йортында узды. Дәүләт Советы Рәисе, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданы Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Рәисе, парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән әлмәтлеләрнең юбилей белән котлады.
Бүген Әлмәттә инженерлык лицее мәйданчыгында фиджитал спорты буенча «Phygital Almet»ярышлары ачылды. Турнир шәһәрнең 70 еллык юбилеена багышлана. Ярышларда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәргән.
Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин ТР Дәүләт Советы депутаты, Донбасс иреклеләре берлегенең Георгий бригадасы командиры урынбасары Эдуард Шәрәфиевны ДНРның Дәүләт бүләге — 3 дәрәҗә «Донецк Халык Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» мактау билгесе белән бүләкләде.
Бүген Татарстан Республикасы буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төбәк бүлеге мәйданчыгында узган Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе хатын-кыз депутатлары түгәрәк өстәле утырышында махсус хәрби операциядә катнашучылардан һәм аларның гаилә әгъзаларыннан килгән мөрәҗәгатьләр турында сүз барды. Утырыш эшендә прокуратура, хәрби комиссариат, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.