Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
16
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов җитәкчелегендә Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендәге дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашуы, шулай ук Татарстан икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы узды. Утырыш эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев, профильле министрлык вәкилләре катнашты.

Бүген «Бердәм Россия» партиясе Генераль советының Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илләрдәге ватандашларга ярдәм комиссиясе утырышында геосәяси чынбарлык контекстында Россия Федерациясе Президентын сайлауга йомгак ясалды. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр БРИКСта Россия рәислегенең концептуаль мәсьәләләрен тикшерделәр.  Утырышта видеоконференция режимында Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, партиянең Генераль Советы комиссиясе әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бүген Дәүләт Советында, КПРФ парламент фракциясе әгъзалары инициативасы белән, "Идел буе федераль округы буенча торак-коммуналь хуҗалык проблемалары турында" дигән конференция узды. Түгәрәк өстәл форматында уздырылган конференция эшендә Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару органнары һәм ТР муниципалитетлар советлары депутатлары, шулай ук республика башкарма хакимият органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле өченче утырышы 19 апрельдә 10.00 сәгатьтә ачыла. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 16 мәсьәлә, шул исәптән 5 республика законы проектын һәм 6 федераль закон проектын карарга планлаштыралар.

Апрель аенда Дәүләт Советының илле икенче утырышында кабул ителгән яңа законнар үз көченә керә. Хәзер ышанычсыз дип саналган бурычларны закон нигезендә гамәлдән чыгарырга мөмкин булачак. Күпбалалы гаиләләргә ташламалар гаиләдәге олы бала (әмма 23 яшькә кадәр генә) уку йортының көндезге бүлегендә укуын тәмамлаганчы гамәлдә булачак. Шулай ук укытучы һөнәренең абруен күтәрү һәм массакүләм спортны үстерүне күздә тоткан законнар үз көченә керә. Яңа законнарны тәфсилләбрәк аңлатабыз.


12
апрель, 2024 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, хәйрия акцияләрендә катнаштылар, шулай ук ветераннар белән очраштылар.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны карадылар. Утырышта республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советының профильле комитетларында ТР Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны тикшерү тәмамланды. Бүген хисап Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышында тәкъдим ителде. Хәзер республика Хөкүмәте эшенә йомгак ясаучы төп документ парламентның якынлашып килүче утырышында каралачак. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Бүген Дәүләт Советында узган Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар профильле комитет алып барган юнәлешләр буенча 2023 елда республика Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны карадылар. Моннан тыш, парламентарийлар токымлы терлекчелек турында Федераль законга үзгәрешләр кертү турында Федераль закон проектын хупладылар.

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда депутатлар республика Хөкүмәтенең 2023 елдагы эшчәнлеге турындагы хисабын карадылар, шулай ук берничә федераль закон проектын тикшерделәр. Моннан тыш, парламентарийлар комитетның алтынчы чакырылыш чорындагы эше турында хисапны расладылар.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International