Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
2
декабрь, 2022 ел
җомга

Катлаулы халыкара вазгыятьне исәпкә алып, чит илдәге ватандашлар җәмгыятьләре хәзерге вакытта республика тарафыннан өстәмә ярдәмгә мохтаҗ. Татарстан адресына мөрәҗәгатьләр саны кимеми, шуңа күрә киләсе елда бу юнәлештә эшне арттырырга кирәк. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә.


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген – «Бердәм Россия» партиясе оештырылган көнне Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең республика бүлеге сәяси советы президиумы утырышын уздырды. Анда проект эшчәнлеге, Луганск Халык Республикасында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү, шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстаннан сайланган РФ сенаторлары һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары белән киңәшмә узды. Төп темасы республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсе булган утырыш эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, бүгенге көндә Татарстан дәүләтнең милли сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә башка төбәкләр өчен уңышлы мисал булып санала.

Бүген Идел буе федераль округы субъектларында социаль өлкә объектларының террорчылыкка каршы якланганлыгы мәсьәләләре турында Идел буе федераль округы законнар чыгару җыелышлары хатын-кыз депутатларының берләштерелгән утырышында фикер алыштылар, ул Дәүләт Думасы депутатлары һәм Идел буеның 11 төбәге закон чыгару җыелышлары катнашында видеоконференция режимында узды.


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт флагы көнендә, КФУның Император залында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан университеты студентлары һәм укытучылары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы әгъзалары һәм экспертлары белән очрашты.


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Әниләр көне алдыннан “Мәрхәмәт - Милосердие” парламент берләшмәсе әгъзалары инициативасы белән “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә “Җәмгыятьтә әниләрнең ролен күтәрү һәм ныгыту” темасына туры эфир узды. Утырышта республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты, видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советының кече залында Казан университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә квалификация күтәрү курслары узучы республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципалитетлар аппаратлары дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен дәрес үткәрелде. ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина курсларны тыңлаучыларга Татарстанның үсеш проблемаларын хәл итүдә республика парламентының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында "Мәдәни мирасның аерылгысыз өлеше һәм мәдәни-танып белү туризмын үстерүнең нигезе буларак тарих, мәдәният һәм архитектура һәйкәлләре" дигән түгәрәк өстәл узды. Архитектура сәнгатенең шедеврларын саклау мәсьәләләре буенча фикер алышуда КПРФ фракциясе депутатлары Хафиз Миргалимов, Фадбир Сафин, Альберт Яһудин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, профессор, Дөнья мәдәният институты (ЮНЕСКО) ректоры Энгель Таһиров һәм башкалар катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International