Мәскәүгә эш сәфәре белән килгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Россия Закон чыгаручылар Советы һәм аның Президиумы утырышларында катнашты. Чаралар РФ ФҖ Федерация Советында узды.
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында берничә закон проекты һәм аерым мәсьәләләр, шул исәптән 2022 елда ТР Дәүләт Советының РФ субъектлары парламентлары, башка дәүләтләр һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлеге планын үтәү нәтиҗәләре каралды. Утырыш эшендә министрлыклар, ведомстволар һәм иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре һәм җаваплы вәкилләре катнашты.
Бүген республикада бизнес алып бару белән бәйле мәсьәләләр буенча хатын-кыз эшмәкәрләр өчен “Хатын-кыз игътибары” телефон линиясе эшләде
Мәскәүдә, ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Ватан геройлары көненә – хәрби дан һәм хәрби батырлык бәйрәменә багышланган очрашу узды. Бәйрәм безнең илдә 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә уртак утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстанда салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын билгеләү буенча эксперимент ничек гамәлгә ашырылуы турында фикер алыштылар, бизнес өчен бердәм салым счетын кертү турындагы мәгълүматны тыңладылар, шулай ук комитетларның киләсе елга эш планын расладылар.
Бүген Дәүләт Советында элмә такталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга халыкны җәлеп итү буенча бәйгегә йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татар телен Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев катнаштылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә, анда ул Россия Закон чыгаручылар Советы чараларында катнаша. Бүген республика парламенты башлыгы Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе утырышын үткәрде. Парламентарийлар 2022 елда башкарылган эшкә йомгак ясадылар һәм яңа геосәяси шартларда Россия субъектларының халыкара элемтәләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышы узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Бүген Дәүләт Советында 35 яшькә кадәрге яшь парламентарийлар катнашында парламент дебатлары ачылды. «Парламент дебатлары» проектының инициаторы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты.