ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Йошкар-Ола шәһәрендә (Марий Эл Республикасы) узган Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар Идел буе төбәкләрендә «Мәдәният» илкүләм проектын, челтәр мәгариф проектларын (сүз берничә белем бирү оешмасы ресурсларыннан файдаланып белем бирүне оештыру мөмкинлеге турында бара) гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, быелгы эшләргә йомгак ясадылар, шулай ук 2023 елга эш планнарын расладылар.
Бүген Йошкар-Ола шәһәрендә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина катнашты.
Бүген Казанда «Ливадия - Татарстан» шифаханәсе базасында узган Социаль сәясәт комитетының күчмә утырышында республиканың шифаханә-курорт учреждениеләре шартларында медицина реабилитациясен оештыру турында сүз барды. Депутатлар шулай ук Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында республика законы мониторингы йомгаклары турында мәгълүмат тыңладылар. Утырыш эшендә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин РФ Конституциясе көне уңаеннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга котлау телеграммасы юллады.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне – төрле милләттә һәм диндә булган гражданнарны Ватанның тарихи бөеклеген саклауга һәм арттыруга омтылышта берләштерә торган бәйрәм белән котлыйм.
Бүген парламентта Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты оештырган "Яшь закон чыгаручы" конкурсы узды. Конкурста катнашучыларны (алар Яшьләр парламентына әгъзалыкка кандидатлар булып тора) һәм республика муниципалитетларыннан килгән егетләрне-кызларны Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина сәламләде.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ватан Геройлары көне уңаеннан ветераннар һәм яшь активистлар белән бергә Казандагы Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Бүген Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе әгъзалары республика муниципаль берәмлекләре депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышында гомуми белем бирү мәктәпләрендә укыту һәм укучыларны тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш кысаларында шулай ук “Бөек Җиңүнең яшь геройлары” театр постановкаларының республика конкурсына йомгак ясалды.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы 15 декабрьдә 10.00 сәгатьтә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 14 мәсьәлә, шул исәптән алты республика законнары проектын, бер федераль закон проектын һәм Оренбург өлкәсе закон чыгару җыелышының закон чыгару инициативасын карауны планлаштыра.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә.