Татарстан Дәүләт Советы Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 44 статьясына үзгәреш кертү хакында федераль закон проектын Россия парламентының түбән палатасына кертү турында закон чыгару инициативасын җибәрәчәк. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында ТР Дәүләт Советыннан ТР Иҗтимагый палатасы составына кандидатлар турындагы мәсьәлә каралды. Рейтинглы тавыш бирү юлы белән депутатлар республика Иҗтимагый палатасының яңа составының 20 әгъзасын расладылар. Алдан сайланган кешеләрнең вәкаләтләре якын арада тәмамлана.
Дәүләт Советы РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына алкоголь продукциясе базарын законнар белән җайга салуны камилләштерү буенча закон чыгару инициативасын юллаячак. Бүген парламент утырышында шундый карар кабул ителде. Республика Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында федераль закон проекты әзерләде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында ТР Арча суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару мәсьәләсен карадылар. Парламентның профиль комитетының уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин таныштырды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстанда аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатациясе өлкәсендә региональ дәүләт контролен гамәлгә ашыру турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Документ дәүләт мөлкәтен исәпкә алу мәсьәләләрен җайга сала. Әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.
Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы ачылды.
Бүген Дәүләт Советында, парламентның утыз сигезенче утырышы алдыннан дәүләт хезмәте ветераннарын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе белән бүләкләү тантанасы булды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың атказанган иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеләренә бүләкләр тапшырды.
Бүген Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды, анда парламентарийлар депутатлар төркеме эшенә нәтиҗә ясадылар һәм 2023 елга эш планы турында фикер алыштылар.
Бүген Дәүләт Советында Ханты-Манси автономияле округының Гражданнар инициативалары фондының яшь активистлары, "60 нчы параллель регионнарының гражданнар инициативалары" халыкара гуманитар форумында җиңүчеләр булды. Конкурс лауреатлары белән Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова очрашты.