Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген, Россия фәне көнендә, Татарстан Фәннәр академиясендә әлеге вакыйгага багышланган тантаналы җыелыш узды. Республика галимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Шулай ук Фәннәр академиясенең гомуми җыелышы кысаларында Россия Президенты тарафыннан Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителгән узган елга нәтиҗәләр ясалды.


4
февраль, 2022 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында булдылар, паллиатив ярдәм оештыру турында фикер алыштылар.


3
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында тарих, җәмгыять белеме һәм хокук укытучылары, депутатлар өчен видеоэлемтә режимында узган семинар кысаларында «Мин - гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым" темасына парламент дәресләренә старт бирелде. Әлеге чарада педагоглар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре дәресне уздыру тематикасы һәм методикасы турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме тугызынчы утырышы 10 февральдә узачак. Бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.


2
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда Россия юристлары ассоциациясенең республика бүлеге эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Утырышны профиль комитеты урынбасары Александр Чубаров алып барды.

Татарстан Дәүләт Советы «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проектына төзәтмәләр җибәрергә ниятли. Закон проекты РФ ФҖ Дәүләт Думасы тарафыннан бу елның 25 гыйнварында беренче укылышта кабул ителде. 23 февральгә кадәр закон чыгару инициативасы хокукына ия барлык субъектларның, шул исәптән регионнарның закон чыгару җыелышларының да, төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бар. Татарстан Дәүләт Советы шушы хокуктан файдаланачак. Республика парламенты депутатлары тарафыннан эшләнгән төзәтмәләр бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды.

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының һәм Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының уртак күчмә утырышы узды. Депутатлар үзмәшгульләргә һәм эшкуарларга дәүләт ярдәме мәсьәләләрен карады, Хисап палатасының сәнәгать мәйданчыклары аудиты нәтиҗәләре һәм балалар приютларының финанс эшчәнлеген тикшерү буенча хисапларын тыңладылар.


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Җирле үзидарә системасын оештыру һәм камилләштерү, кануннар нигезендә җайга салу  мәсьәләләре бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты каршындагы Эксперт советы утырышында каралды. Парламентарийлар һәм экспертлар "Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" федераль закон проектына әзерләнгән тәкъдимнәр һәм төзәтмәләр турында фикер алыштылар.

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты каршындагы Эксперт советы утырышы узды.  Чарада профильле комитетның алдагы утырышы барышында каралачак мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Утырышны Эксперт советы рәисе урынбасары Айнур Галимов үткәрде.

Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында төзелеш тармагын цифрлаштыру турында сүз барды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International