Казанда физика-математика фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе академигы, «Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге»нең «Физика» фәнни юнәлеше җитәкчесе, фән һәм техника өлкәсендә Ленин премиясе лауреаты Кев Миңнулла улы Салиховка 85 яшь тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Танылган галимне юбилее уңаеннан республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бүген Казанда Республика кан үзәге базасында яңа таҗ инфекциясе чорында волонтерлык проектларын гамәлгә ашыру һәм медицина учреждениеләрен кан плазмасы белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Анда РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Римма Ратникова, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, волонтерлык хәрәкәте вәкилләре катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, районнарда узган сайлау кампанияләре кысаларында гражданнардан алынган наказларны үтәү буенча эш ничек алып барылуын анализладылар, медицина учреждениеләрендә булдылар, үз округларында юбилярларны котладылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль өлкәдәге казанышлары өчен “Россиянең муниципаль җитәкчеләре. Хезмәт һәм намус” Бөтенроссия иҗтимагый бүләгенә лаек булды.
Бүген ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина парламент депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау өлкәсендә законнарны камилләштерүгә һәм актуаль мәсьәләләргә багышланган семинар үткәрде. Федераль һәм республика кануннарындагы үзгәрешләр турында мәгълүмат белән Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты рәисе Александр Тыгин һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров чыгыш ясады.
28 октябрьдә Дәүләт Советында Татарстан Республикасы территориясендә Казан (М12)тизйөрешле автомобиль юлы участогы төзелеше мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл утырышы булды. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары кайбер актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен Лаеш районы гражданнарының инициатив төркеме әгъзалары белән очрашты.
28 октябрьдә КПРФ фракциясе әгъзалары Хафиз Миргалимов һәм Фадбир Сафин “Кояшлы шәһәр” торак комплексында булдылар. Алар микрорайонда яшәүчеләрнең инициатив төркеме вәкилләре белән бергә комплексның проблемалы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Казанда XIII Бөтенроссия ачык журналистлар бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Республика җитәкчелеге исеменнән лауреатларны һәм җиңүчеләрне Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бүген Казанда укучыларны профориентацияләү буенча "Киләчәккә билет" Бөтенроссия проектына старт бирелде. Әлеге проект кысаларында оештырыла торган чаралар, шул исәптән «Киләчәк лабораториясе» күргәзмәсе, Казан ярминкәсендә «Россия тарихы» тарихи паркында уткәрелә. Бүген парламент депутатлары әлеге күргәзмә белән танышты.