Бүген «ТИСБИ» университетында Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты тарафыннан оештырылган «Татарстан Республикасы шәһәрләренең «Иҗади шәһәрләр челтәре» ЮНЕСКО проектында катнашуы» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Чарада катнашучыларны Россиядә ЮНЕСКОның Ассоциацияләнгән мәктәпләре челтәре координаторы, "ТИСБИ" Университет идарәсе президенты Нэлла Прусс, шулай ук Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова сәламләде. Россия Тышкы эшләр министрлыгының ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе секретаре Анна Ермаченкова утырышта онлайн режимында катнашты, ул ЮНЕСКОның «Иҗади шәһәрләр челтәре» проекты турында сөйләде.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы бүлеге утырышы узды. Анда Дәүләт Думасына сайлау йомгаклары буенча кайбер мәсьәләләр хәл ителде. Утырышны Татарстан «бердәмроссиялеләре» җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Татарстан өчен Ислам дөньясы дәүләтләре белән хезмәттәшлек итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Рәисе, РФ Закон чыгаручылар советының халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Россия - Ислам дөньясы: парламентара хезмәттәшлек” дип аталган видеоконференциядә чыгыш ясаганда белдерде. Форумны РФ ФҖ Федерация Советы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасыныңда әгъза булып торган дәүләтләренең парламент берлеге оештырды.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Гавами хакимиятнең гомуми принциплары турында» закон проекты РФ Конституциясе нормаларына каршы килгәнен билгеләп узды.
Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда 2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның план чорына республика бюджетына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Закон проекты тарафыннан 2021 елның керем өлешен 44 млрд. 691 млн. сумга арттыру каралган.
Бүген Дәүләт Советы утырышында гражданнарның гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокуклар алуына бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Шул ук закон проекты белән республика Җир кодексының 3 статьясына үзгәрешләр кертелде. Депутатлар Азат Хамаев һәм Таһир Һадиев тарафыннан кертелгән закон проекты Татарстан Президентына имзалауга җибәрелде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында республика законының үз көчен югалтуын тану хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.
Бүген оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ җитештерү һәм куллану калдыкларыннан файдалану нигезендә эшләүче генерация объектларын төзү яисә модернизацияләү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы оешмалар мөлкәтенә салым салудан азат итүне күздә тота.
Бүген Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте. Документны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тәкъдим итте.
2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.