Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
25
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 5 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документны икенче укылышта караячаклар.

Татарстан Дәүләт Советы тәкъдим ителгән редакциядә «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проектын хупламады. Бүген республика парламенты утырышында шундый карар кабул ителде. Дәүләт Советының тиешле карары якын арада Дәүләт Думасына җибәреләчәк. Дәүләт Советы депутатлары бу мәсьәләгә федераль закон проектын беренче укылышта кабул иткәннән соң, үз позицияләрен төзәтмәләр белән билгеләп, кире кайтырга мөмкин.

Бүген Дәүләт Советы Илья Вольфсон, Татьяна Ларионова, Марат Нуриев һәм Артем Прокофьевның  депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәләне карады һәм тиешле карар кабул итте. Моңа бәйле рәвештә Президиум, парламентның аерым комитетлары һәм комиссияләре составына үзгәрешләр кертелде.

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеме җыелышы булды. Парламентарийлар 2022 елга эш планын билгеләделәр һәм Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына юлламасында булган тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьясын сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. ТР Югары суды тәкъдим иткән кандидатура бертавыштан хупланды.

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы ачылды. Президиум көн тәртибенә  19 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, алдарның тугызы –  республика законнары проектлары,  дүртесе – федераль закон проектлары.

Бүген Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы алдыннан узган "Бердәм Рроссия" фракциясе утырышында соңгы сайлау кампаниясе барышында кергән гражданнарның наказларын гамәлгә ашыру турында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар партиянең халык программасы нигезләмәләре турында да фикер алышты. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.


22
октябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты 2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карады.  Кергән акчалар, нигездә, социаль өлкәне финанслауга юнәлдереләчәк.


20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Парламентская газета»га  интервью бирде, анда ул Дәүләт Думасында Татарстан депутациясенең эше һәм республиканың закон чыгару инициативалары турында сөйләде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International