Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
11
июнь, 2021 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы утырышында Хөкүмәт сәгатендә су белән тәэминат мәсьәләсе күтәрелде. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада 3 мең 260 үзәкләштерелгән су чыганагы булуын әйтте, шуның 10 сы җир өсте (елгалар) сулары, 3 мең 250 се — җир асты сулары. 

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуын тагын бер елга - 2023 елның 1 гыйнварына кадәр озайта. Моңа кадәр ташламалы ставкалар 2022 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган.

Бүген Дәүләт Советы утырышында салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка имзалануга җибәрелде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2020 елда ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советында республика газеталарына һәм журналларына язылу оештырылды. Депутатлар  республиканың социаль учреждениеләре өчен газеталарга һәм журналларга язылды.

Бүген ТР Дәүләт Советында Минтимер Шәймиевнең республиканың беренче Президенты булып сайлануының 30 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2020 елда республика бюджетының үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Татарстан Дәүләт Советының сукбай хайваннарга контрольне көчәйтү турында закон инициативасы парламент утырышында каралды һәм хупланды. Якын арада ул Дәүләт Думасының Түбән палатасына юлланачак.

Интернет һәм социаль челтәрләрдә деструктив мәгълүмат таралуны чикләү максатыннан, Татарстан парламенты депутатлары җинаять җаваплылыгын кертергә тәкъдим итә.

Дәүләт Советы депутатлары РФ ФС Дәүләт Думасына наркотик һәм психотроп матдәләр җитештерү һәм тарату өчен җаваплылыкны катгыйландыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Тиешле закон инициативалары бүген Дәүләт Советы утырышында хупланды. РФ Җинаять кодексына һәм РФ Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында, шулай ук Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектлары якын арада Россия Хөкүмәтенә (ә Җинаять кодексына карата закон проектлары - һәм Россия Югары судына), ә аннары Россия парламентының түбән палатасына җибәреләчәк.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International