Татарстанда һәм дөньяның дистәләгән илләрендә миллионнан артык катнашучыны җыйган татар җәмәгатьчелегенең иң эре тел акцияләренең берсе булган «Татарча диктант» уза. Быел чара Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган. Акциянең үзәк мәйданчыгы КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты булды, анда Каюм Насыйриның «Кабуснамә» әсәреннән өзек буенча диктантны 150 кеше язды. Акциядә Дәүләт Советы депутатлары, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары Ркаил Зәйдуллин һәм Данис Шакиров катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика районнарында халык белән очрашты, өлкәннәр картлар йортларында булды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин быел октябрь ае нәтиҗәләре буенча федерация субъектларының законнар чыгару органнары башлыклары медиарейтингында җиденче урынны саклап калган.
Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышында (ил Тумэн) Татарстан Дәүләт Советы депутатлары катнашында утырыш узды, анда депутатлар, җәмәгатьчеләр, галимнәр дәүләт һәм рәсми телләрне үстерү һәм саклау буенча төбәк программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге парламент делегациясе составында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Бүген Казан Ратушасында «Россия – Шәрык – «Казанда Шәрык базары» Халыкара милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасы булды. Кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны республика Рәисе, Дәүләт Советы депутатлары, республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.
Бүген Дәүләт Советында республиканың яшь кешеләренә паспортлар тапшыру тантанасы булды. 14 яше тулган Татарстан укучыларына гражданинның төп документын Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов, шулай ук Казан шәһәр Думасы депутаты Тәнзилә Ракова тапшырды.
Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов Запорожье өлкәсе Закон чыгару Җыелышының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Владислав Степанов һәм Оборона, хокук саклау органнары һәм гадәттән тыш хәлләр комитеты рәисе урынбасары Сергей Юрченко белән очрашты. Депутатлар махсус хәрби операция сугышчыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, гуманитар ярдәм оештыру, шулай ук Дәүләт Советы депутатлары эшчәнлегенең хокукый һәм оештыру нигезләре турында фикер алыштылар.
Бу көннәрдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация эшлекле сәфәр белән Саха (Якутия) Республикасында. Әлеге сәфәрнең максаты – Саха Республикасы Хөкүмәте каршындагы саха теле терминологиясе буенча республика комиссиясе эше тәҗрибәсен өйрәнү. Иң элек Марат Әхмәтов Саха (Якутия) Республикасының Дәүләт Җыелышы (Ил Тумэн) рәисе Алексей Еремеев белән очрашты.
Республика парламентында Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре, шулай ук Кырым Республикасы хезмәткәрләре өчен «Россия Федерациясе субъектында вәкиллекле хакимият: Татарстан тәҗрибәсе» белем бирү программасы ачылды. Илнең яңа төбәкләренең закон чыгару органнары вәкилләре республикага территорияләрне үстерү юнәлешендәге иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү өчен килде. Кунакларны Т Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров сәламләде.
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының «Яшь гвардия»се оешуга 20 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Яшь гвардиячеләрне юбилейлары белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» төбәк бүлекчәсе Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов котлады.