Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
28
июнь, 2025 ел
шимбә

Парламентара хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре турында Якутия, Татарстан һәм Кырым закон чыгару җыелышлары депутатлары Саха (Якутия) Республикасы Дәүләт Җыелышында (Ил Тумэн) узган парламентарийлар очрашуында фикер алыштылар. Чарада ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин катнаштылар.


27
июнь, 2025 ел
җомга

Депутатларның сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, мәктәпне тәмамлаучылар белән очраштылар, халыкара конференцияләрдә, күчмә пленумнарда катнаштылар һәм Россия төбәкләрендә узган Сабантуйларда  булдылар. 

Бүген Дәүләт Советында парламентның профильле комитетлары һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан оештырылган «Тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә ясалма интеллектны нәтиҗәле куллану турында» түгәрәк өстәл утырышы узды. Түгәрәк өстәл эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, комитет рәисе урынбасары Ольга Воронова, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева, министрлыклар һәм ведомстволар, бизнес һәм IT-компанияләре вәкилләре катнашты.

Бүген Түбән Новгородта Россия һәм Беларусь төбәкләренең «Беларусь һәм Россия яшьләре – Бөек Җиңү варислары һәм Союздаш дәүләтнең киләчәге» XII Форумы үз эшен пленар утырыш белән тәмамлады. Аңа нәтиҗәләр ясап, форумда Татарстан делегациясен җитәкләгән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый очрашуларның ике дәүләтнең төбәкара хезмәттәшлегенең яңа юнәлешләрен үстерергә мөмкинлек бирүенә басым ясады.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген эш сәфәре белән Түбән Новгородка килде, анда ул XII тапкыр үткәрелә торган Россия һәм Беларусь төбәкләренең «Беларусь һәм Россия яшьләре – Бөек Җиңү варислары һәм Союздаш дәүләтнең киләчәге» форумы эшендә катнаша.


26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республиканың гамәлдәге башлыгы Рөстәм Миңнехановны Татарстан Рәисен сайлауга кандидат буларак тәкъдим итте. Бу хактагы карарны төбәк бүлегенең XXXVIII конференциясендә кабул иттеләр. 

Дәүләт Советының унынчы утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Алар тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла – республика бюджеты акчаларын планлаштырудан һәм тотудан алып җир кишәрлекләрен гражданнар милкенә түләүсез тапшыру кагыйдәләрен раслауга кадәр. Тулырак – безнең «Закон үз көченә керде» даими рубрикасында.

Бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә КПРФ фракциясенең бу елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды. Моннан тыш, КПРФ фракциясе әгъзалары Татарстан Рәисе һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.  Журналистларның сорауларына фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Фадбир Сафин һәм Александр Комисаров җавап бирде.


24
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Марий Эл халкы республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим датаны – Марий Эл Республикасы Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулуны билгеләп үтә. Закон чыгаручы коллегаларын әлеге вакыйга белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Бүген Казан шәһәренең Эшмәкәрләр йортында «Эшче яшьләр һәм иҗтимагый инициативалар» яшьләр профсоюз активының икенче республика форумы узды, анда 200дән артык яшь белгеч, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, профсоюз оешмалары һәм республиканың эшлекле бергәлеге вәкилләре катнашты. Республика җитәкчелеге исеменнән пленар утырышта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.   


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International