Бүген Чаллыда Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты башлыгы Александр Тыгин рәислегендә "Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында" ТР законын мониторинглауны гамәлгә ашыру чаралары кысаларында эшлекле киңәшмә узды.
2019 елдан республикада чүп җыю системасында үзгәрешләр булды. Татарстанда хәзер чүп җыючы ике төбәк операторы эшли. Әмма ел ярым вакыт узса да, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары аларның эшеннән канәгать түгел. Чүп җыючыларның да үз проблемалары бар икән. Баксаң, республиканың 81 торак пунктына чүп җыярга керү өчен юл юк. Төбәк операторлары, чүп җыйган өчен акчаны кеше санына карап түгел, торак мәйданын исәпләп түләттерү кирәк, ди. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше һәм Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать, азык-төлек сәясәте комитетларының Чаллыда үткән күчмә утырышында сөйләштеләр.
Бүген мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар мәктәпкәчә белем бирүне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм ике федераль закон проектын хупладылар. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләренә «ТАССР төзелүгә 100 ел» дип аталган истәлек билгеләре тапшырды. Әлеге бүләкләрне 25 кеше алды.
Бүген Дәүләт Советында республиканың төньяк-көнчыгыш өлешендә экологик һәм авыл туризмы пилот проектын үстерү буенча Татарстан Президенты йөкләмәсен үтәү барышы турында эшлекле киңәшмә узды. Чараны парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үткәрде.
Закон нигезендә, Татарстан Президентын сайлау 13 сентябрьдә булырга тиеш. Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар сайлауларны билгеләү турында ТР Дәүләт Советы Карары проектын карадылар.
Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышы булды, анда Татарстанда балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру төп мәсьәлә буларак каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дистанцион тавыш бирүне уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре партиянең Генераль советы президиумы утырышында сөйләде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем утырышында катнашты. Киңәшмә дистанцион форматта узды.
Аерым санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында гражданнарга һәм бизнеска социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында бүген "Мәрхәмәт-Милосердие" Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе утырышында фикер алыштылар. Сөйләшүдә профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре дә катнашты. Депутатлар һәм чакырылганнар коронавирус пандемиясе чорында башкарылган эшләргә йомгаклар ясады һәм ярдәмнең яңа формаларын билгеләде. Моннан тыш, бүген "Твори добро" хәйрия акциясенең башлануы билгеле булды.