Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Алексей Демидов Татарстан Хисап палатасы рәисе итеп чираттагы срокка билгеләнде. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. Алексей Демидов әлеге постны 2004 елдан бирле алып тора.

Бүген Дәүләт Советының унынчы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау һәм отставкадагы судьяларга җәмәгать судьялары бурычларын үтәү турындагы мәсьәләләрне карадылар.

Татарстан Президентын сайлаулар 2020 елның 13 сентябренә билгеләнде. Бүген Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде.

Бүген иртәнге сәгать 10 да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышы ачылды.

Бүген "Татарстан - Яңа Гасыр" депутат берләшмәсе утырышы узды, анда парламентарийлар укучыларны укыту проблемалары һәм перспективаларын, дистанцион режимда кадрлар әзерләү мәсьәләләрен карадылар. Доклад белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда Дәүләт Советының алдагы утырышы көн тәртибе мәсьәләләре буенча коммунист депутатлар позициясе билгеләнде. Фракция әгъзалары шулай ук 2020 елның беренче яртысында үзләренең депутат эшчәнлеге турында хисап тотты.  


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

9 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Нугаев Актаныш  районында эш сәфәрендә булып, район мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә татар телен үстерү мәсьәләләрен өйрәнделәр. Парламентарийлар шулай ук район кырларын карап чыктылар һәм «Әнәк» агрофирмасында булдылар.


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар "Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында" ТР Дәүләт Советы Президиумының 2019 елның 18 июнендәге карарын үтәү барышы хакында" дигән контроль мәсьәләне карадылар. Муниципалитетлар, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар эшенә гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча күп санда шикаятьләр булуын искә алып, комитет мәсьәләне контрольдән төшермәскә карар кылды.


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Твори добро» хәйрия акциясенең («Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге белән берлектә тормышка ашырыла) икенче этабы кысасында социаль хезмәткәрләрнең гаиләләренә планшетлар тапшырды.


6
июнь, 2020 ел
шимбә

Бүген, рус теле көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры янында бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды.  Аннары тантанага Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.  Һәйкәлгә шулай ук ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова,  Казан рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская, республиканың иҗат әһелләре  чәчәкләр салды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International