Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә булды, анда ул партиянең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак җитәкчелегендәге селектор киңәшмәсендә катнашты, шулай ук берничә очрашу үткәрде.
 

 Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат чараларында иң күп телгә алына торган төбәк парламентлары башлыклары рейтингында өченче баскычтан икенчегә күтәрелде. Февраль ае өчен медиарейтингны «Медиалогия» компаниясе экспертлары төзеде.


13
март, 2020 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районында авыл халкының эшчәнлек активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә уздырды. Очрашуда 12 район һәм шул районнардан җыелган авыл җирлекләре башлыклары, шәхси хуҗалык һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, фермерлар ассоциациясе, кулланучылар җәмгыятьләре вәкиләре катнашты.

Бүген Дәүләт Советында республиканың социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре өчен аларның дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган ярдәм чараларында катнашу мәсьәләләре буенча уку-укыту семинары узды.


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советының сигезенче утырышы кысаларында узган «Хөкүмәт сәгате»ндә республикада пенсионерларны социаль яклау һәм ярдәм чаралары турында сөйләштеләр.. Депутатлар һәм чакырылган кунаклар алдында Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.

Татарстанда мәктәпләрдә унынчы сыйныфлар җитәрлек булуын кайгыртырга кирәк. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина узган елгы эшчәнлегенә хисап чыгышында шулай дип белдерде.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында Андрей Кондратьевның депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралды.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы утырышында «Гавами хакимиятне оештыруның һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турындагы Россия Федерациясе Законын кабул итүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате кабул ителде.

 

Дәүләт Советы «Гавәми хакимиятне оештыруның һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турындагы федераль законны хуплады. 78 депутат  яклап тавыш бирде, , 1 депутат  - "каршы", 7 депутат - "тоткарланды".

Бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында  Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайладылар. Кандидатларны Татарстан Югары суды Рәисе Илгиз Гыйлаҗев тәкъдим итте,  парламентның  Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты фикерен аның рәисе Шакир Яһудин ирештерде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International