Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
23
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Камада Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы уза. Парламентарийлар хәзерге икътисадый шартларда республика предприятиеләренә ярдәм чаралары турында фикер алышачак, шулай ук Дәүләт Советының чираттагы, унбишенче утырышын чакыруга бәйле оештыру мәсьәләләрен караячак. Күчмә утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

Тэги: Президиум утырышы

21
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты парламент комитетларында профильле юнәлешләр буенча карау процедурасын узды һәм Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим ителде. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында закон проекты буенча Дәүләт Советының барлык комитетларының тәкъдимнәре һәм кисәтүләре исәпкә алынган җыелма бәяләмә кабул ителде.  Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советында тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты. 


20
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Казанның «Курган» күмү комплексында танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, 12 нче чакырылыш ТАССР Югары Советы һәм 1 нче - 5 нче  чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев каберенә таш куелды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасарлары Васил Шәйхразыев һәм Равил Әхмәтшин, Дәүләт Советы депутатлары, фәнни һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре, сәясәт һәм җәмәгать  эшлеклеләре, шагыйрьнең туганнары катнашты.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яңа составын төзү процедурасының башлануы турында хәбәр итә.


17
октябрь, 2025 ел
җомга

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы алдыннан куелачак планнар һәм максатлар турында сөйләде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров юлламадан соң туган фикерләре белән уртаклашты. Ул республикада милләтне үстерү өчен бик күп мөмкинлекләр булуын ассызыклады.

 

Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында җиденче чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юлламасы иде.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшләве дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларында сайлаучылар белән очрашты, шәһәр һәм район Советлары утырышларында катнашты.


16
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында «Яшь хезмәткәр мәктәбе» квалификация күтәрү программасы кысаларында Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тыңлаучылары өчен традицион семинар узды. Анда катнашучылар – республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина аларга парламент эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде.


15
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген РФ ФС Федерация Советы һәм Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты (парламентның югары палатасы) арасында хезмәттәшлек комиссиясе әгъзалары республика үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе активы һәм Татарстанда белем алучы Үзбәкстан студентлары белән очрашты. Татарстан халыклары Дуслыгы йортында узган очрашуда Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International