Бүген Дәүләт Советы утырышында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2024 елда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документны учреждение директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документ парламентка республика Хөкүмәте тарафыннан кертелде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы Федераль законны гамәлгә ашыру максатыннан эшләнгән җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советында парламентның унынчы утырышы кысаларында традицион «Подписка бүләк ит» хәйрия акциясе оештырылды. Тәнәфестә депутатлар 2025 елның икенче яртыеллыгына республиканың социаль учреждениеләре өчен газета-журналларга язылу рәсмиләштерделәр.
Мондый карар бүген Дәүләт Советының унынчы утырышында кабул ителде. Депутатлар 14 сентябрьдә республика Рәисе сайлауларын билгеләү турындагы карар проектын бертавыштан хуплады.
Бүген Дәүләт Советының унынчы утырышында депутатлар Казанның Совет суд районы буенча 14 нче суд участогына җәмәгать судьясын сайлау һәм Түбән Кама суд районы буенча 8 нче суд участогына җәмәгать судьясы вазыйфаларын йөкләү турындагы мәсьәләне карадылар.
Бүген сәгать унда җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унынчы утырышы ачылды. Президиумы утырышында кабул ителгән карар нигезендә депутатлар каравына 30 мәсьәлә чыгарыла, шул исәптән 15 республика законы проекты, 7 федераль закон проекты һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативалары, шулай ук башка мәсьәләләр карала.
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар юл төзелеше, бистә эчендәге юлларның торышы һәм Татарстан Республикасында халыкка транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген республика парламентында Дәүләт Советының унынчы утырышы алдыннан «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды. Парламентарийлар «Җиңү җырлары» һәм «Күңел гармониясе – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм» проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында мәгълүмат тыңладылар. Әлеге чаралар «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме инициативасы белән уздырылган. Моннан тыш, депутатлар «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеменең үзләренә беркетелгән сайлау округларында социаль әһәмиятле чараларда катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны төркем җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.