Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышында депутатлар парламентның унынчы утырышының көн тәртибен карадылар һәм партия оешмасы эшчәнлеген активлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәрде.
Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежноега шәһәрләрендә яшәүчеләрнең соравы буенча җыелган чираттагы гуманитар йөкне җибәрергә әзерләделәр.
Бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасында 2022-2024 еллар чорында импортны алмаштыру программаларын гамәлгә ашыру кысаларында илебез икътисадының конкурентлык сәләтен арттыру перспективалары һәм проблемалары турында сөйләштеләр. Журналистларның сорауларына Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов һәм әлеге профильле комитет рәисе урынбасары Марат Галиев җавап бирде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Россия Герое, космонавт-сынаучы, РФ Хәрби-һава көчләре полковнигы һәм Мәскәү шәһәр Думасы депутаты Антон Шкаплеров белән очрашты. Очрашу республика парламенты йортында узды һәм парламентара хезмәттәшлек турында фикер алышуга һәм закон чыгару өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашуга багышланды.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, фәнни конференцияләрдә һәм республиканың авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә узган милли бәйрәм – Сабантуйда катнаштылар.
Татарстанда Сабантуйлар чоры башланды. Бүген сабан бәйрәме республиканың авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә уза. Бер атнадан бу эстафетаны Яр Чаллы, шулай ук Якутск кабул итәчәк, анда федераль Сабантуй узачак, ә тагын бер атнадан Казан. Бүген Дәүләт Советы депутатлары мәйданнарда булдылар һәм авыл халкын бәйрәм белән котладылар.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Пензада узган Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Парламентарийлар массакүләм спортны үстерү юнәлешләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышның көн тәртибендә спорт инфраструктурасының һәркем файдалана алырлык булуы һәм балаларның җәйге ялын оештыруны һәм сәламәтлеген ныгытуны законнар белән тәэмин итүне камилләштерү мәсьәләләре үзәк урынны алып торды.
Бүген парламент депутатлары, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр һәм җитәкчеләр, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре авыл җирлекләрендә юллар төзү һәм ремонтлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә катнашучылар Дәүләт Советында КПРФ фракциясе инициативасы белән оештырылган "түгәрәк өстәл" форматында Тукай районының Иштирәк һәм Зәй районының Кәрәкәс торак пунктлары арасындагы туры юлны торгызу перспективаларын карадылар.
Бүген Пензада узган Идел буе федераль округының Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында яшьләр арасында массакүләм спорт үсешен норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү һәм спорт инфраструктурасыннан файдалану мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Моннан тыш, Идел буе федераль округы төбәкләренең яшь парламентарийлары гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга һәм яшьләрне гаилә тормышына әзерләүгә юнәлдерелгән уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.