Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
5
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан һәм Башкортстан арасындагы парламентара элемтәләрне активлаштырырга һәм киңәйтергә кирәк. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Башкортостан Дәүләт Җыелышы – Корылтае Рәисе Константин Толкачевның Пензада Россия Федерациясе субъектларының Идел буе федераль округы дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышы кысасында узган очрашуында сүз барды.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада массакүләм мәглүмат чаралары өлкәсе үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, 90 нчы еллар башында, дәвер өчен катлаулы чорда оешкан «Татар-информ» мәгълүмат киңлегендә тотрыклы урынны яулады, заманча мультимедиа үзәгенә әверелде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Пензага килде, анда ул Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар Советы һәм РФ Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе эшендә катнаша.


4
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Чүпрәле муниципаль районында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Бу –  йомгаклау семинары, моңа кадәр мондый семинарлар Чистай, Мамадыш һәм Сарман районнарында узган иде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары ассоциациясе Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, парламент депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, 8 муниципаль район һәм авыл җирлеге башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре катнашты.


3
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унынчы утырышы 11 июньдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 30 мәсьәләне, шул исәптән 15 республика законы проектын, 7 федераль закон проектын һәм төбәкләрнең закон чыгару инициативаларын, шулай ук башка мәсьәләләрне карарга планлаштыра.


2
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының күчмә утырышында республикада атмосфера һавасының сыйфаты турында сүз барды. Парламентарийлар «Сибур» предприятиесенең «Казаноргсинтез» күчмә экология лабораториясе эше белән таныштылар, шулай ук Экология министрлыгының атмосфера һавасының чисталыгын контрольдә тотуның автоматик станциясен карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бүген Казан шәһәренең Халыкара сервис көллиятендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар 2024 елда мәгарифне үстерү программаларын һәм «Профессионалитет» федераль проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов катнашты. Утырышны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов үткәрде.


31
май, 2025 ел
шимбә

Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент Аппараты хезмәткәрләре «Хәтер эстафетасы» хәйрия акциясенә кушылдылар, үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын сугыш ветераннары каберлекләрен торгызуга күчерделәр.


30
май, 2025 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, гомуми белем бирү учреждениеләрендә булды, республиканың чыгарылыш укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котладылар, фәнни конференцияләрдә һәм социаль әһәмиятле чараларда катнаштылар.

Бүген Яшел Үзән районында, Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге базасында, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы булды, анда парламентарийлар елга транспортында логистика мәсьәләләре, аерым алганда, илнең эчке су юлларында йөк төяү комплексларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров үткәрде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International