Бүген узган Социаль сәясәт комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында депутатлар республикада балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыруга югары бәя бирделәр. Утырыш эшендә катнашкан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов ирешелгән нәтиҗәләргә тукталып калмаска һәм студентлар өчен җәйге ял оештыру белән шөгыльләнергә чакырды.
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды, анда депутатлар 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасы ММИ Территориаль фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектларын, 2025 елның беренче кварталы өчен республика бюджеты һәм ММИ Территориаль фонды бюджеты үтәлеше, шулай ук салым түләүчеләрнең аерым категорияләренә салым преференцияләрен бирүгә юнәлдерелгән закон проектларын карадылар. Комитет утырышы эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси советы Татарстан Рәисен сайлау алдыннан узачак алдан тавыш бирүдә катнашачак ике кандидатны билгеләде. Алар – Татарстанның гамәлдәге Рәисе, партиянең Югары Советы бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сенаторы Александр Терентьев. Бу хакта бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге политсоветы президиумы утырышында мәгълүм булды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты студентлары белән очрашты. Очрашу «Персона» проекты кысаларында «Бердәм Россия»нең иҗтимагый ярдәм штабында узды. Вакыйга яшьләрнең җәмәгатьчелек фикере лидерлары белән ачык диалогын формалаштыруга юнәлтелде.
ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт- Милосердие» берләшмәсе депутатлары 18 нче Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы балалар стационарында булдылар. Биредә балаларны яклау көненә багышланган тантаналы чара узды. Кечкенә пациентлар өчен уеннар, конкурслар һәм биюләр белән анимацион программа әзерләгәннәр иде.
Бүген Казанның Спорт сараенда алкалы хоккей буенча «Дуслык кубогы» Бөтенроссия турниры ачылды. Төрле милләт һәм конфессия вәкилләрен берләштергән турнир милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән. Хоккейчыларны һәм җанатарларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Дәүләт Советында "Татарстан АССРның һәм Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше. Тарихи дөреслек һәм герой-якташлар истәлеген саклау"» дип аталган конференция узды. Ул Дәүләт Советында КПРФ фракциясе әгъзалары тәкъдиме белән үткәрелде. Чарада КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев, Дәүләт Советы депутатлары, ветераннар оешмалары вәкилләре, галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, педагог-тарихчылар, студентлар катнашты.
Бердәм тавыш бирү көнендә – 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлау планлаштырыла. Бүген Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында сайлау билгеләү турында карар проектын хупладылар. Карар парламентның якындагы утырышында кабул ителәчәк.
Бүген Түбән Камада, «Сибур» компаниясенең «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесе базасында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы узды, анда парламентарийлар республикада моношәһәрләргә дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турындагы республика канунына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Төбәкләр аша халыкара хезмәттәшлеккә. «Бердәм Россия» партиясе генераль советының Халыкара хезмәттәшлек һәм чит илдәге ватандашларга ярдәм комиссиясе утырышында халыкара төбәкара элемтәләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.