Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
3
октябрь, 2025 ел
җомга

Бүген Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш съезды узды. Съезд эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. Съездның модераторы ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин булды.

Гавами хакимият органнары, шул исәптән ил төбәкләре парламентлары, бердәм бәйләнештә эшләргә тиеш, бу хәзерге катлаулы чорда бигрәк тә мөһим. Шуңа бәйле рәвештә парламентара элемтәләрнең әһәмияте сизелерлек арта. Бу хакта бүген Казан Ратушасында IV Казан халыкара юридик форумы кысаларында узган «Вәкиллекле хакимиятне үстерү факторы буларак парламентара хезмәттәшлек» секциясендә катнашучыларның күбесе сөйләде.

Тэги: юридик форум

Бүген Казан Ратушасында IV Казан халыкара юридик форумы кысаларында узган «Вәкиллекле хакимиятне үстерү факторы буларак парламентара хезмәттәшлек» секциясе утырышында федератив дәүләттә парламентара диалогны ныгыту һәм закон чыгару процессын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Юридик форумда парламент секциясе быел беренче тапкыр оештырылды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланды. Республика җитәкчелеге исеменнән кунакларны һәм форумда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, сәяси фәннәр докторы, ТР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Тэги: юридик форум

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу бу көннәрдә республикабыз башкаласында уза торган дүртенче Казан халыкара юридик форумы кысаларында узды.

Бүген Казан Ратушасында Казан халыкара юридик форумы кысаларында республиканың архив хезмәте һәм Дәүләт Советының Парламентаризм музее әзерләгән  «Татарстан Республикасы Дәүләт Советына - 30 ел» күргәзмәсе эшләде. Экспозиция 1990 еллар уртасындагы катлаулы социаль-икътисадый һәм сәяси шартларда Татарстан парламентаризмының формалашу тарихын сөйли. Уникаль экспонатлар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, төбәкләрнең закон чыгару җыелышы рәисләре, «Вәкиллекле хакимиятне үстерү факторы буларак парламентара хезмәттәшлек» секциясендә катнашучылар танышты.

Депутатларның сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшырды, республика муниципалитетларындагы гомуми белем бирү учреждениеләрендә булды, педагоглар белән очрашты һәм аларны якынлашып килүче Укытучылар көне белән котлады.


2
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Казанда һәм Чаллыда күп балалы гаиләләр җир кишәрлеген түләүсез алу хокукыннан файдаланыргамы яки акчалата ярдәм алыргамы икәнен үзләре сайлый алачак, дип шәрехләде «Татар-информ» га яңа закон проектын Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев.


1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген, 1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә Дәүләт Советы депутатлары үзләренең сайлау округларында ветераннар белән очраштылар, шулай ук республика муниципалитетларында Өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнаштылар. Парламентарийлар өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котладылар, ныклы сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.  


30
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында республиканың төрле районнарындагы суд участокларын тәкъдим итүче җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан хезмәт таныклыкларын 22 җәмәгать судьясы алды.


29
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеге, тренерлары һәм уенчылары адресына Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Кубок яулау уңаеннан котлау телеграммасы юллады.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International