Бу көннәрдә Фәрит Мөхәммәтшинның Дәүләт Советы Рәисе вазифасында эшләвенә 30 ел тула. Алтынчы утырышның көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне карау алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны әлеге мөһим вакыйга белән котлады.
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында чараларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар, 2025 елның беренче яртыеллыгына төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү графигын расладылар. Бердәмроссиялеләр шулай ук фракциянең 2024 елгы эшенә йомгак ясадылар һәм киләсе елга эш планын карадылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген җиденче чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы утырышы алдыннан «Татарстан - Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды, анда парламентарийлар депутатлар төркеменең 2024 елдагы эшенә йомгак ясадылар, шулай ук 2025 елга эш планын расладылар.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның алтынчы утырышы көн тәртибендәге мәсьәләләрне карадылар һәм фракция эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Фракция эшендә Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев катнашты. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов алып барды.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Наил Залаковка республика парламенты депутаты таныклыгы һәм күкрәк билгесен тапшырды.
Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежноега (ЛХР) чираттагы гуманитар йөк белән колонна юлга чыкты. Җиде зур фурага төзелеш материаллары, гигиена предметлары һәм балалар ризыклары, көнкүреш химиясе һәм эчә торган су төялгән. «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы –йөз тонна. Йөкләрне «Бәхетле» складыннан төяделәр. Волонтерлар һәм гуманитар акциядә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.
Бүген Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Дәүләт Советында узган әлеге җыелышта РФ Дәүләт тел сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында республикада туган телләрне үстерүне тәэмин итү буенча программ документ проектын эшләү мәсьәләләре каралды.
Бүген Дәүләт Советында РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов җитәкчелегендәге Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашуы мәсьәләсе буенча 13 нче эшче төркем утырышы узды. Утырышта эшче төркемнең 2024 елдагы эшенә йомгак ясалды, шулай ук алдагы чорга чаралар планы расланды. Утырыш эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы утырышы 23 декабрьдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 24 мәсьәлә, шул исәптән 7 республика законы проектын, 4 федераль закон проектын һәм Россия Федерациясе субъектларының ике закон чыгару инициативасын карарга планлаштыра.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның якындагы утырышында каралачак мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук 2024 елга йомгак ясадылар һәм агымдагы оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Хафиз Миргалимов үткәрде.