Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
11
апрель, 2025 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә булдылар, «парламент дәресе» проекты кысаларында педагоглар һәм мәктәп укучылары белән аралаштылар. 


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы 18 апрельдә узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 10 мәсьәлә, шул исәптән 5 республика законы проектын һәм 3 федераль закон проектын карарга планлаштыра.

Бүген кырымлылар ярымутрауның иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим датаны – Кырым Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәләр. Кырымның төп законы 11 ел элек 2014 елгы тектоник үзгәрешләрдән соң кабул ителде, ул вакытта, халыкара хокук нормаларын үтәп, референдум уздырып, Кырым һәм Севастополь Россия Федерациясе составына керде, халкыбызның тарихи гаделлеге һәм бердәмлеге торгызылды. Кырымлыларны мөһим вакыйга белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.


9
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары өчен семинар узды. «Халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өлкәсендә хокукый гарантияләр билгеләүдә республика парламентының роле» темасына Семинар Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Бүген Казанда волонтерлар махсус хәрби операция зонасыннан кайтучы санитар поездны каршыладылар. Яраланган сугышчыларны хәрби госпитальгә илтүдә Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре дә катнашты.

Дәүләт Советының профильле комитетларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап буенча фикер алышу тәмамланды. Бүген хисап Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында тәкъдим ителде. Парламентның барлык профильле комитетлары хисапны якындагы парламент утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим иттеләр, Дәүләт Советы Президиумының тиешле карарыннан соң республика Хөкүмәте эшенә йомгак ясала торган төп документ сессиядә каралачак.

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды, анда депутатлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапны карадылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Рәисе ярдәмчесе –  ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Фәннәр аадемиясендә «Халыклар һәм төбәкләр язмышында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы» дигән халыкара фәнни конференциясе ачылды. Республика җитәкчелеге исеменнән анда катнашучыларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Конференцияне ачуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институты директоры Юрий Петров, Россиянең һәм кайбер чит илләрнең академик җәмәгатьчелеге вәкилләре, чит дәүләтләрнең Казанда теркәлгән дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре катнашты.

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап каралды. Профильле комитет әгъзалары документ турында социаль-икътисадый үсеш һәм стратегик планлаштыру, инвестицион һәм сәнәгать сәясәте, инновацион эшчәнлек өлешендә фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар контроль мәсьәләне карау кысаларында Гаилә эшмәкәрлеген үстерү өлешендә кече һәм урта бизнес өлкәсендә законнарны камилләштерү проблемалары һәм перспективалары турында доклад тыңладылар, шулай ук икенче укылышка әзерләнгән креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турындагы закон проекты турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты Луганск Халык Республикасының социаль учреждениеләренә адреслы гуманитар ярдәм күрсәтте. Иҗтимагый һәм коммерция оешмалары, муниципаль районнар вәкилләре, эшмәкәрләр һәм битараф булмаган гражданнар тырышлыгы белән 3 тоннадан артык гуманитар йөк җыелган иде. Йөк Татарстан шефлыкка алган Рубежное шәһәренә алып барылды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International