Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
4
апрель, 2025 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очраштылар, гражданнарны кабул иттеләр, Батырлык дәресләрендә укучылар белән аралаштылар.

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кукмара муниципаль районында эш сәфәрендә булды, анда ул «Бердәм Россия көне» партия проекты чараларында катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп укучылары белән очрашты, яшь гражданнарга паспортлар тапшырды, озак бергә гомер иткән юбилярларны котлады, сәнәгать мәйданчыклары эше белән танышты, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүче волонтерлар белән аралашты, шулай ук районның партия активы белән очрашты.

Бүген Кукмара районының ЗАГС бүлегендә озак еллар бергә гомер иткән юбилярларны котлау тантанасы узды. Чара «Бердәм Россия көне» партия проекты кысаларында үткәрелде.  50 ел бергә гомер иткән Хәбибуллиннар, Нуриевлар һәм Миңнекәевләр гаиләсен Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кукмарага эшлекле сәфәре кысасында районның сәнәгать предприятиеләрендә булды. Ул, аерым алганда, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләрен җитештерүче “Рамазан икмәге” сәнгать паркы эше белән танышты, шулай ук таш эшкәртү заводы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән аралашты.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кукмара районында эш сәфәрендә, анда ул «Бердәм Россия көне» партия проекты кысаларында  уза торган чараларда катнаша.

Бүген Спас муниципаль районының П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе укучылары республика Дәүләт Советы кунаклары булды. Булачак Ватанны саклаучылар белән Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев аралашты.


3
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе матбугат конференциясе узды, анда депутатлар гражданнарның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мөрәҗәгатьләре турында фикер алыштылар. Журналистларның сорауларына КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Дәүләт Советы депутатлары Фәдбир Сафин һәм Александр Комисаров җавап бирде.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Арча районына барды, анда муниципаль район Советы утырышында катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә кадрлар үзгәрешенә кагылышлы иде.  Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, башка эшкә күчү сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Алмаз Хисаметдиновка йөкләнде. 


1
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын- кыз депутатлар берләшмәсе әгъзаларының Беларусь Республикасының Минск өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә. Бүген «Инвалид яшьләр белән эшләүнең гамәли аспектлары» темасына түгәрәк өстәл форматында өлкә утырышы узды, анда Татарстан һәм Минск өлкәсе парламентарийлары социаль яклау, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга ярдәм оештыру һәм социальләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бүген Мәскәүдә, РФ ФС Дәүләт Думасында «XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә Идел буенда яшәүче халыкларның 44 ир-ат һәм хатын-кыз костюмы, бизәнү әйберләре һәм көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән. Татарстан җитәкчелеге исеменнән кунакларны һәм күргәзмәдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International