Бүген Яр Чаллыда «Бердәм Россия» депутат берләшмәләренең республика координация советының күчмә утырышы узды, анда бердәмроссиялеләр автошәһәрнең сәнәгать потенциалын үстерү мәсьәләләре һәм шәһәрдә гамәлгә ашырыла торган партия проектлары турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Дәүләт Советында хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары Минскида (Беларусь Республикасы) эш сәфәрендә. Делегация составында – Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева, Татарстан парламенты депутатлары Ольга Воронова, Светлана Захарова, Ирина Терентьева, Елена Кузьмичева, Алсу Нәдршина, Рузилә Тимергалиева, Рима Мөхәммәдшина һәм Роза Гайнетдинова. Сәфәрнең төп максаты – социаль сәясәтне гамәлгә ашыру һәм гражданнарга патриотик тәрбия бирү өлкәсендә тәҗрибә, иң яхшы региональ һәм муниципаль закон чыгару практикалары белән уртаклашу. Моннан тыш, депутатлар парламентара элемтәләрне киңәйтү һәм элек имзаланган Хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышырга ниятли.
Бүген Казан федераль университетында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышы узды, анда фәнни бергәлек вәкилләре республикада ясалма интеллект үсеше перспективалары турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Казанда иҗтимагый ярдәм штабы мәйданчыгында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «СВОй бизнес» федераль проекты старт алды. Проектта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашты, юбилярларны котлады, ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшырдылар.
Шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика законнарын РФ Шәһәр төзелеше кодексына кертелгән үзгәрешләргә туры китерү максатларында әзерләнгән. Документ территорияләрне комплекслы үстерү турындагы нигезләмәләргә үзгәрешләр кертүне күздә тота.
Бүген Дәүләт Советы утырышында мәдәни мирас объектлары турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Архив эше турында республика законының 21 һәм 22 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Креатив (иҗади) индустрияләрне үстерү турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул ителде. Закон проекты буенча фикер алышуга Татарстан парламентында тәкъдим ителмәгән партияләр, шул исәптән "Яңа кешеләр" сәяси партиясе, Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе, Социаль яклау сәяси партиясе һәм «ЯБЛОКО» Россиянең берләшкән демократик партиясе вәкилләре чакырылган иде.