Бүген Казанда «Хакимият, җәмгыять, бизнес - коррупциягә каршы» дигән бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, Россиянең 17 төбәгеннән фәнни, эксперт һәм бизнес-берләшмәләр вәкилләре катнашты. Форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.
Бүген Казан олимпия резервы училищесында "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган волейбол фестивале узды. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм оештыручыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе, "ТНВ" Югары советы рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Абдулино шәһәрендә (Оренбург өлкәсе) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының һәм Оренбург өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең Җирле үзидарә буенча һәм дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комитетының берләштерелгән күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар җирле үзидарәне оештыруның бер дәрәҗәле системасы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Дәүләт Советында язгы сессия төгәлләнде. Сессиянең соңгы утырышыннан соң парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат конференциясе үткәрде. Анда Дәүләт Советының беренче яртыеллыктагы эшенә йомгак ясалды.
«Хөкүмәт сәгате» кысаларында Дәүләт Советы депутатлары «Экология» илкүләм проектын, «Иделне сәламәтләндерү» федераль проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат тыңладылар. Доклад белән ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков чыгыш ясады.
Фәрит Мөхәммәтшин парламент утырышында ТР Дәүләт Советының язгы сессиясенә йомгак ясады.
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Әлки районы Сиктерме-Хузангай авылын Сиктерме авылы дип үзгәртү мәсьәләсе каралды.
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар Экология кодексына һәм урман законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан ике закон проектын карады. Документлар Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты тарафыннан тәкъдим ителде.
Бүген Татарстан Дәүләт Советының утыз өченче утырышында авыл җирендә һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларга өченче бала туганда бер мәртәбә түләүне билгеләү кирәклеге турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать кабул ителде.
Бүген парламентның утыз өченче утырышы кысаларында депутатлар Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының 2019 елның сентябреннән 2022 елның июленә кадәрге эше турында хисап тыңладылар.