Атна дәвамында, 15-20 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Татарстан - уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы" дип аталган парламент дәресләре узачак. Бүген Дәүләт Советында тарих, җәмгыять белеме һәм хокук, туган тел укытучылары өчен семинар узды, анда дәресне үткәрү тематикасы һәм методикасы турында фикер алыштылар. Педагоглар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия фәне көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Парламент җитәкчесе Татарстанның фән эшлеклеләрен республика җитәкчелеге исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
4 февральдә Дәүләт Советында «Цифрлы трансформация» парламент семинары узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеше министры Айрат Хәйруллин яңа технологияләр үсеше, аларны икътисадның һәм социаль өлкәнең төп тармакларында куллану турында сөйләде.
Бу атнада Дәүләт Советы депутатлары үз округларының авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында катнаштылар, шулай ук республика мәктәпләрендә тукландыру сыйфатын тикшерүне дәвам иттеләр. Мәктәптә балалар туклануын оештыруга кагылышлы проблемалар арасында пешекчеләрнең хезмәт хакы түбән булу, ашханәләрнең тәэмин ителеше түбән булу, логистика зәгыйфьлеге иң мөһим мәсьәләләр булып тора. Әлеге сораулар Дәүләт Советы Президиумының Биектау районында узачак күчмә утырышында каралачак.
Бүген Казанда укучыларның кайнар туклануын оештыру мәсьәләләре буенча “Хатын-кыз игътибары” кайнар линиясе эшләде. Татарстанлылар сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре җавап бирде.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиясенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Татьяна Ларионова эш сәфәре белән Лаеш районында булды, анда ул Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналарын булдыру проектын башлап җибәрде, шулай ук мәктәп туклануын оештыруны тикшерде.
Татарстан халыклары ассамблеясендә бүген Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде. Бүген Татарстан халыклары дуслыгы йортында Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү буенча РФ Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Владимир Зорин, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре катнашында тантаналы чара узды.
2021 елның 2 февралендә Татарстанда “Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның туклануын оештыру турында” кайнар линия эшләячәк. Татарстанлылар сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре җавап бирәчәк.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика мәктәпләрендә туклану сыйфатын тикшерүне дәвам иттеләр, авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында булдылар, шулай ук Ленинград блокадасы афәтен кичергән кешеләрнең хәлләрен белештеләр һәм Ленинградны блокададан азат итү көне (1944 елның 27 гыйнвары) белән котладылар.
Дүшәмбе көнне, 1 февральдә, ел саен уздырыла торган "Европаның ел агачы" конкурсы кысаларында тавыш бирү башланачак. Әлеге конкурста Россиядән Дагыстанның Дербент шәһәрендә үсә торган карт чинар агачы катнаша - ул бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан иде. Тавыш бирү "Россиянең ел агачы" дигән сайтта оештырыла.