Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Оренбургта узган Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Парламентарийлар махсус икътисадый зоналарны үстерү һәм Идел буе төбәкләрендә инвестиция законнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Оренбургтагы "Эрмитаж-Евразия" мәдәният үзәгендә һәм музейның Яшма бүлмәсендә булды. Исегезгә төшерәбез, республика парламенты башлыгы Оренбургта эш сәфәрендә, анда Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша.
Яшьләр парламентлары вәкилләрен идарә итүгә кагылышлы карарлар кабул итү процессына җәлеп итү, шулай ук яшь парламентарийларның төрле дәрәҗәдәге сайлауларда катнашуы мәсьәләләре бүген Оренбургта узган Россия Федерациясе субъектлары хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында каралды. Моннан тыш, Идел буе федераль округы төбәкләренең яшь парламентарийлары яшьләрне эшкә урнаштыру өлкәсендә тәҗрибәләр белән уртаклаштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Оренбургта эш сәфәрендә, ул Идел буе федераль округы закон чыгаручылар Советы һәм Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы яшьләр парламентлары ассоциациясе эшендә катнаша.
Бүген Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында Хезмәт батырлыгы күрсәткән шәһәрләргә багышланган почта маркаларына мөһер сугу тантанасы булды. Почта продукциясенә мөһерне Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия"нең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова һәм "Россия почтасы"ның Татарстан төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов куйдылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Бүген Казанга эш сәфәре белән Саха (Якутия) Республикасы башлыгы (Ил Дархан) Айсен Николаев килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Якутия башлыгын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко каршы алды.
Бүген Казанда «Балалар илне рәсемгә төшерә» республика телевизион конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Быел ул «Бердәм Россия» партия проекты кысаларында унтугызынчы мәртәбә уздырылды. Республиканың төрле районнарыннан 8-12 яшьлек 16 укучы лауреат булды. Балаларны конкурста җиңүләре белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бүген Дәүләт Советында 2024 ел йомгаклары буенча ел саен үткәрелә торган «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» һәм «Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Дәүләт Советы исеменнән конкурсларда җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сәламләде. Чарада шулай ук Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Муниципаль берәмлекләре Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов, ТР Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимов катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, балаларны савыктыру лагерьларында һәм социаль объектларда булдылар, шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясенә кушылдылар.