Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлыйм.
Бүген Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре тәмамланды. Космодамиан яр буе ярындагы Мәскәү халыкара музыка йортында традицион рәвештә үткәрелеп килгән республика сәнгать осталары концертына килүчеләрне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Казанда, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты базасында көн дәвамында хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча "Хатын-кызлар игътибары" кайнар линиясе эшләде. Кайнар линия үткәрү инициативасы белән традицион рәвештә Дәүләт Советының "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлары берләшмәсе әгъзалары чыкты.
Бүген Мәскәүдә танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, XII чакырылыш Югары Советы һәм I-V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев истәлегенә багышланган музыкаль-шигъри кичә узды. Татарстан Республикасы Рәисе, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүнең Новокузнецкая урамындагы скверда урнашкан бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантаналы чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында узды.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә, анда ул Татарстан Республикасы мәдәният көннәре кысаларында уза торган чараларда катнаша.
Өч ел эчендә "РОСТКИ" форумы Россия һәм Кытай хезмәттәшлегенең иң мөһим мәйданчыкларының берсенә әйләнде, анда төбәкләр һәм провинцияләр арасында элемтәләр урнаштырыла, ә ике бөек державаның совет чорында нигезләнгән яхшы күршелек мөнәсәбәтләре алга таба үсеш өчен ныклы нигезгә һәм яхшы базага ия. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Рәисе, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча Россия Закон чыгаручылар советы комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Казан-Экспо" мәйданчыгында "РОСТКИ: Россия һәм Китай - үзара файдалы хезмәттәшлек" III Халыкара форумы кысаларында журналистлар белән әңгәмәсендә белдерде.
Төп бурыч – коррупциягә каршы гамәлләрнең һәм профилактик чараларның барлык дәрәҗәләрдә – җитәкчеләрдән алып гади гражданнарга кадәр нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү. «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы кысаларында узган «Дәүләт идарәсе һәм икътисадны үстерүдә коррупциягә каршы сәясәтнең роле» сессиясендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.
Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Самара өлкәсендә Татарстаннан чакырылган егетләр хезмәт итә торган хәрби частьләрдә булдылар. Мондый очрашулар 2011 елдан алып үткәрелә, алар республика егетләренең хезмәт итү шартларын бәяләргә мөмкинлек бирә.
Пәнҗешәмбе, 21 августта республикада «хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар телефон линиясе эшләячәк. Татарстанлылар шалтыратып хәрбиләргә ярдәм күрсәтү мәсъәләләренә кагылышлы сорауларын бирә алачак.